Руслан Альфред улы Батеряков белән туры эфирдагы әңгәмәне Мордовия Республикасы Регион белән идарә итү үзәге (ЦУР Республики Мордовия) белгече Яна Сараева алып барды. Җитәкче буларак, Руслан Адьфред улы башкарылган эшләр, булган проблемалар һәм киләсе елга планнар турында сөйләде.
Алып баручы сүзне Руслан Альфред улы Байтеряков 2022 елның 1 февраленнән Чамзинка районы главасы булды дип башлады. Шулай ук аңа 34 яшь һәм зур хезмәт исемлеге барлыгын санап чыкты: Ләмберә район администрациясендә башта төзелеш, архитектура бүлегенең баш белгече, Ләмберә районы башлыгы урынбасары, Мордовиянең ЖКХ, энергетика һәм халыкны яклау министрының беренче урынбасары.

- Руслан Альфредович, бу вазыйфада елыгыз ничегрәк үтә һәм глава буларак нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
- Беренче чиратта, халыкны сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү проблемасы торды; без бу мәсьәләне чиштек дип әйтер идем, чөнки өч километрдан артык водопровод һәм магистраль челтәр үткәрдек. Моңа «Чиста су» федераль милли проекты тормышка ашырырга булышты.
Тагы бер чишәсе мәсьәлә - ул канализация (п. Комсомольский) һәм җылылык белән хәл итү иде. Чамзинканың Киров урамындагы канализация челтәре белән бәйле проблемаларга халыкның күпсанлы мөрәҗәгатьләре булды: бер км коллекторны алыштырдык. Моннан тыш, Республика урамы буенча 500 метр авария канализация коллекторын күчереп бетерәбез.
2022 елда Чамзинкадагы 1 нче лицейга капиталь ремонт ясау планлаштырылган иде – ремонтны тәмамладык. Быел 25 км автомобиль юлы (обектно-дорожной сети) төзедек. Тиз арада тормышка ашырасы тагы бер эшебез - ул хуҗасыз йөргән сукбай этләр мәсьәләсе.
Әлбәттә, бер кеше районда ни дә булса эшли алмас иде, фикердәшләр командасы булмаса. Район, авыл администрацияләре командаларысыз санап киткән эшләрне булдырып булмас иде - зур рәхмәт белдерәм.
- Тагы урамнарны яктырту эшен ничегрәк башкарасыз?
- Мәгълуматлар буенча, 2022 елда Чамзинка посёлогында гына 300 энергия салаучы лампочкалар куйдык. Ә проблема электроэнергия челтәренең тузганлыгында. Җилдә агачлар (алар бездә күп) аркасында замыкание була һәм халык утсыз кала. Шуңа 2023 елда утүткәргеч челтәрне алыштырачакбыз дигән планнар бар.
- Сукбай этләр мәсьәләсенә кире кайтыйк? Социаль челтәрдә Лена Филиппова мөрәҗәгате: «Хәерле көн! Адашкан этләр белән сорау ничек чишелә? Әйтик, Чамзинка, «Кош-Птица» кибете яныннан бик күп этләрдән узу куркыныч. Шулай ук такта белән капланган ачык люклар темасы да кызыксындыра».
- Проблема бар. Администрация, этләрне тоту өчен, ООО «Икигай» белән контракт төзедек. Бу документ нигезендә без аларны приютта тотарга, стерелизовать итәргә, чиплар элергә һәм кайдан тоттык шунда илтеп җибәрергә тиешбез. Федераль закон нигезендә без шулай 50 этне тоткан җирләренә җибәрдек. Әмма чепирование проблеманы чишми. Законда үзгәрешләр булган очракта, эш юнәлешебез үзгәрер.
- Социаль челтәрдә Галя Смоленцева (Мачкассы авылы Красная Поляна-8) урам яктырту һәм люклар турында сорау бирә.
- Бу сорауларны чишу буенча үземнең сайлаучыларымны алдамыйча әйтәм – быел бу эшне башкарып булмас, чөнки бу мәсьәләне чишугә 2022 ел бюджеты бетте, ә 2023 ел бюджетыннан чишәрбез.
Сорауның икенче өлешенә шундый җавап: «Водокалан+»ның бүгенгә расчетный счеты арестовать ителгән. Без15 миллион сумын түләдек, тагы 4 миллион сум җибәрелде, ә барлыгы бурыч суммасы 33 миллион. Люклар проблемасын 2022 елда берьюлы чишеп булмас, киләсе елда чишәчәкбез.
- Светлана Думчева сорау бирә: «Исәнмесез Руслан Альфредович. Комсомольский бистәсе, Республика урамы, 21 йорт янындагы территорияне төзекләндерү буенча ярдәм аласы килә. Йорт хастаханә янында булу, машиналар безгә даими рәвештә ишегалдына керә, чөнки хастаханә өчен стоянка каралмаган.Чокырлар белән юл өслеге, яңгыр һәм пычрак уңайсызлыклар туйдыра».
- Мин бу йортны бик яхшы күзалдына китерәм: йортның ишекалды җимерек, машиналар стоянкасы юк. «2018-2024 елларга Мордовия Республикасы Чамзинка районының Комсомольский бистәсе җирлеге территориясендә заманча шәһәр мохитен формалаштыру» муниципаль программасы кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре алып барыла. Әлеге программа чаралары белән ишегалдында юлларны һәм тротуарларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкару каралган.
- Алып баручы социаль челтәрдәге сорауны ишеттерде: «Юллар өчен рәхмәт. Яшьләр ялы өчен нәрсәләр эшләнелә?»
- Чамзинкадагы Горячкина урамына агачлар утырттык, җирле эшмәкәрләр ярдәме белән ял итү өчен урындыклар урнаштырырга килештек. 2023 елны Комсомольский поселогы җәмгыяви территориясен ял өчен уңайлы итәргә дип федераль бюджеттан 15 һәм поселок бюджеттан 10 млн сум акча каралды. Безгә эшмәкәрләр түбәндәге мөгаҗәгать белән чыкты: Грант ярдәме белән Сабур-Мачкассы күле янында пляж төзергә ярдәм итү. Без бу эшне 2024 елга планлаштырдык.
Комсомольск бистәсендә күптән реконструкция таләп итә торган «Цементник» мәдәният йортын 2023 елга кадәр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча башкарыла. Шулай ук Чамзинка мәдәният йортын реконструкцияләү һәм Комсомольский бистәсендәге «Боз сарае»н капиталь ремонтлау көтә. Яшьләрнең ялын шулай матурларга җыенабыз.
- Сезнең бу юнәлештә эффектлы эш төрләрегез нинди?
- Миңа соцсетида эшләү уңай: укыдың – 1-2 көн эчендә җавап әзер. Бу яшьләр белән эшләгәндә уңай. Ә олылар белән шәхси кабул итүләр нәтиҗәле.
Эфир эчтәлекле үтте: Чамзинка районы халкының сораулары өстендә актив эшләдек, дип сүзен йомгаклады алып баручы Яна Сараева.

Наилә НАСЫРОВА