Үткән атнада Чамзинкада милли һәм дини нигездә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау мәсьәләләре буенча район администрацияләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре белән куст укыту семинары узды.
Аның төп максаты терроризм һәм экстремизмны профилактикалау системасында катнашучыларның компетенция дәрәҗәсен арттыру була. Яшьләр арасында деструктив күренешләрнең барлыкка килү сәбәпләре карала, терроризм идео-логиясенә каршы торуга һәм халыкта террорчылыкка каршы аң формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш юнәлешләре тикшерелә.
Чараны ачып, Мордовия дәүләт һәм муниципаль хезмәтне үстерү бүлеге мөдире урынбасары Андрей Кутляев тематик укытуның төп бурычларын аңлатты. Семинарның беренче өлеше тер-роризмның җинаятьчел асылын һәм аның максатларын аңлатуга багышланган иде. Мордовия Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Светлана Юдина тыңлаучыларның игътибарын террорчылыкның социаль куркынычына юнәлтте, уяулык күрсәтергә һәм террорчылык идеологиясенә каршы торуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашырырга чакырды. Террорчылыкка каршы эшчәнлекне мәгълүмат белән тәэмин итү мәсьәләләренә аерым басым ясалды. Семинарда катнашучыларны террорчылыкка каршы контентны трансляцияләүче төп каналлар, шулай ук аны булдыру һәм тарату буенча Милли террорчылыкка каршы комитет аппараты тарафыннан эшләнгән тәкъдимнәр белән таныштырдылар. Моннан тыш, 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы кысаларында оештырыла торган гомуми профилактика чараларын үткәрү мәсьәләләре тикшерелде.
Шулай ук Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының терроризм һәм экстремизм идео-логиясенә каршы тору буенча Координация үзәге директоры урынбасары Елена Шилина тыңлаучыларга координация үзәге эшчәнлеге юнәлешләре һәм терроризмны профилактикалау субъектлары белән хезмәттәшлек нә-тиҗәләре турында хәбәр итте. «Без хәзерге яшьләрнең террорчылыкка каршы аңын сыйфатлы гражданлык-патриотик тәрбия аша ныгытырга омтылабыз», - дип ассызыклады ул.
Семинарга йомгак ясап, корпоратив укыту Үзәге директоры Анатолий Осичкин барлык катнашучыларны терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә конструктив эшкә юнәлдерде.