Мордовиянең «Сәләтле йолдызчыклары»
27 январендә Рузаевка районы җыр, бию, шигырь «Созвездие талантов» республикабыз фестивалендә Инсар, Кадошкино, Ләмберә, Кочкурово, Рузаевка район укучылары катнашкан.
Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Кузикова Самира - сәләт иясе. Ул татар әдәбияты олимпиадары җинүчесе һәм бу фестивальдә дә Хади Такташның «Ак чәчәкләр»ен башта татар телендә, ә азагын рус телендә сәнгатьле сөйләп, лаеклы беренче урынны яулый. Бу бердән-бер авыл мәктәбе укучысы районнарының мактаулы исемен яклаган.
Сүз уңаеннан. Унынчы сыйныф укучысы Диана Илларионова татар әдәбияты олимпиадасының мәктәп-муниципаль турларында - беренче, ә регионда - икенче. Бу укучыларга татар теле һәм әдәбияты предметларына мәхәббәт тәрбияләүче, белем бирүче Сания Спартак кызы Саляева. Сания Спартаковнаның укучылары «Такташ укулары»нда да алдынгылар. Кузикова Самира тагын җиңүче, ә 6 сыйныф укучысы Мансур Золуков – 2 нче дәрәҗә призеры. Дипломнар белән грамоталарын якын арада тапшырачаклар.
Тиздән республика күләмендә «Җә-лил укулары» дигән иҗади конкурс үтәр, аңа әзерләнәләр.
















