Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты Ләмберәдә үтте
Бу үзенчәлекле көнне педагогларга авыр хезмәтләре һәм балаларның киләчәгенә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәт әйтәсе килә.
Укытучылар көне белән котлау - җылы теләкләр җиткерү һәм аларның казанышларын тану ысулы ул.
Татар теле һәм әдәбияты укытуда зур өлеш керткән, төрле дәрәҗәдә олимпиада җиңүчеләре тәрбияләгән, күп кенә конкурсларда җиңүлекне яулаган Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Бояровага “Отличник просвещения”, Кривозерье
урта мәктәбенең атказанган укытучысы Наилә Аббяс кызы Исхаковага “Почетный работник сферы образования Российской Федерации” тапшырдылар.
Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез! Һәр укучыга биргән кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез өчен рәхмәт. Сезнең көнегез шатлык, рәхмәт һәм горурлык белән тулы булсын!















