Татар Пешлә мәктәбендә конференция үткән
14 март көнне Рузаевка районының Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта мәктәбендә “Без җиңәчәкбез!” (“Мы победим!”) дигән чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм татар әдәбияты классигы Шәриф Камал иҗатына багышланган иде.
Конференциянең тантаналы өлешендә мәртәбәле кунаклар: Татар Пишләсе авыл җирлеге администрациясе башлыгы Ринат Дәүлүк улы Шабаев, Рузаевка “ИМЦ” директоры Наталья Викторовна Щербакова, Саранскта урнашкан “Рухи-мәдәни үзәк” директоры урынбасары Надия Низаметдин кызы Азисова катнаштылар.
Сәламләү сүзе белән Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Флора Ахмәтҗан кызы Шамонова чыгыш ясаган.
Официаль рәсми ачылыштан соң катнашучылар секцияләргә таралып җанлы дискуссияләр, мастер-класслар һәм иҗади чыгышлар булган. Педагогическая” секциясендә Рузаевка районы педагоглары кыйммәтле тәҗрибәләре белән уртаклашканнар. Укучылар татар һәм мордва шагыйрьләренең сугыш елларындагы батырлыгы һәм каһарманлыгы белән сугарылган шигырьләрен “Без сугыш турында шигырьләр сөйлибез” номина-циясендә яттан сәнгатьле иттереп сөйләгәннәр. “Когда строка диктует чувство” секциясендә Шәриф Камалның рус һәм татар телләрендәге әсәрләреннән өзек-ләр яңгыраган, иҗатының ма-турлыгын һәм тирәнлеген югары дәрәҗәдә Саитов Альмир (8 кл.), Гундина Камила (кл.), Сафарова Зухра (11кл.) күрсәткәннәр. Төрле конкурсларда иң осталары: “Без сугыш турында шигырьләр сөйлибез” номинациясендә Дубинникова Диляра (7 кл.), Щетинин Иван (5 кл.); “И строчка каждая рисунком хочет стать” - Тужилкина Арина (8кл.); “Балалар күзе белән сугыш” - Лилия Крюкова (5 кл.) һәм башкалар.
Конференция белем, тәҗрибә һәм иҗади идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгына әверелгән; районның мәдәни тормышында якты эз калдырган. Әлеге чарада катнашкан Наилә Идрис кызы Башмакова конференция турында болай ди: “Без җиңәчәкбез!” конференциясен профессиональ оештырган өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Эчтәлекле чара югары дәрәҗәдә узды һәм файдалы булды. Атмосфера гаҗәеп ягымлы, якты, онытылмаслык якты тәэсирләр белән тулы иде. Мин әлеге конференцияне әзерләүгә күпме көч салынганын аңлыйм һәм сезнең хезмәтегез һәм осталыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен аерым рәхмәт”.

















