2 миллион сум акча күчергән
Россия Эчке эшләр министр-лыгының Саранск шәһәре буенча идарәсе Ленин районы терри-ториясендә җинаятьләрне тикшерү бүлеге тарафыннан 30 яшьлек җирле хатын-кызга карата кылынган мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Зыян күрүче сүзләренчә, январь ахырында ук аңа үзен иминият (страховая) компаниясе хезмәткәре дип таныштырган билгесез кыз кәгазь медицина полисын электрон полис ка алыштыру кирәклеге турында хәбәр иткән. Чит кеше аңлатканча, мошенниклар аның шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алган, шуңа бәйле счетларда саклана торган акчаларны ашыгыч рәвештә куркынычсызландырырга, шулай ук аның исеменнән санкцияләнмәгән кредит рәсмиләштерүгә комачаулый торган процедуралар үткәрергә кирәк, дигән. Аннары сөйләшү янәсе банк хезмәткәре белән дәвам иткән: кызга кредит алырга киңәш иткән һәм җирле хатын шулай эшләгән дә. Өч йөз кырык тугыз мең сум күләмендә кредит алып, ул банкомат аша билгесез реквизитлар буенча акча күчергән.
Алга таба хокукка каршы гамәлләрне булдырмау максатыннан максималь лимит белән кредит картасын рәсмиләштерү таләп ителә. Алынган 80 мең сумны Саранскта яшәүче хатын шулай ук әйтелгән счетларга күчергән. Шуннан соң билгесез кеше, бераздан аның белән элемтәгә керәчәген әйтеп, сүзен туктаткан.
Февраль ахырында зыян күрүчегә иминият агенты шалтыраткан, ул уздырыла торган тикшерү һәм алда торган тентүләр һәм аларны кон фискацияләү ихтималы белән бәйле рәвештә декларацияләргә кирәк булган акчасы юкмы дип кызыксынган. Куркып, хатын өйдә 1 миллион 570 мең сум саклавын хәбәр итә, ул банкомат аша шалтыратучы күрсәтмәсе буенча акчасын шулай ук куркынычсыз счетка күчерә. Финанс операциясен уздырганнан соң җинаятьче әңгәмәне өзә, ә зыян күрүче барысы турында да иренә сөйләгән, ә ул полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.
Биредә яшәүче хатынга китерелгән зыян 1 миллион 999 мең сум тәшкил иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саранск шәһәре буенча идарәсе кисәтә: уяу булыгыз! Өченче затларның шалтыратуларына ышанмагыз, алар үзләрен банклар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм сезнең счетлар буенча шикле операцияләр турында хәбәр итәләр. Бернинди очракта да билгесез кешеләргә телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны (банк карталарының номерлары һәм CVC-кодлары, СМС-хәбәрләрдән бер тапкыр кулланыла торган парольләр, паспорт мәгълүматлары) хәбәр итмәгез. Акчаларыгызны куркынычсыз счетларга күчермәгез. Сездә туган барлык сорауларны шәхсән хәл итү өчен банкның якындагы бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Үзегезне алдарга ирек бирмәгез! Мошенниклардан саклануның башка ысуллары турында сез «Вестник Киберполиции России» һәм «Стопмошенник13» телеграм-каналларына язылып белә аласыз.
















