Ураза гаеты дөнья буйлап узды
Барлык халык белән бергә Мордовия мөселманнары да Ураза гаетын бәйрәм итте.
Рузаевка районы башлыгы Александр Борисович Юткин мөселманнарны изге Рамазан аеның тәмамлануын билгеләп үтүче Ураза бәйрәме белән котлады. Ул Татар Пешләсендәге Җәмигъ мәчетендә иртәнге намаз алдыннан дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.
- Сезне чын күңелдән һәм ихластан Ураза бәйрәме белән котлыйм. Ул кешеләрнең әхлакый камиллеккә, шәфкатьлелеккә һәм рухилыкка омтылышын гәүдәләндерә. Мин сезнең якыныгызга һәрвакыт ярдәм итү мөмкинлегегез булуын телим. Авылыгызны, кече ватаныгызны үстерү өчен эшләгәннәрегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бер милләт, бергә, кулга-кул тотынышып барабыз.
Сезнең төп бәйрәмегездә булу минем өчен зур хөрмәт! Бүген сезнең күбегез махсус хәрби операция уздыру зонасында Җиңүне якынайта. Ә сез монда гуманитар ярдәм җыясыз, фронтка ярдәм итәсез, шулай ук безнең уртак җиңүебезне оештырасыз! Мин сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык, игелек, иминлек һәм сәламәтлек телим! - диде Александр Борисович.
Җыелучыларны шулай ук Татар Пешлә авыл җирлеге администрациясе башлыгы Ринат Дәвлюк улы Шабаев котлады:
- Рамазан аенда безгә Коръән китабы иңдерелде. Без бу айны хөрмәт итәбез, шуңа күрә мин бүген барлык мөселманнарны, авыл халкын олы бәйрәм белән котлыйм!
Тиздән без Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бөек Ватан сугышы елларында 400дән артык авыл кешесе яу кырларында һәлак булды. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Хәтер мәңгелек булсын өчен, тиздән һәйкәлебезне төзекләндерү башланачак. Бүлеп бирелгән акчалар өчен район администрациясенә рәхмәт, ә безнең гражданнарга – хезмәтләре белән ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт.
Аннары район башлыгы Югары Урледимгә юл тотты. Биредә яшәүчеләр авыл читенә җыелып, барысы бергә «Айнулла» мәчетенә юл тоталар. Юлда дога укыйлар.
Александр Борисович Юткин барысын да сәламләде һәм бәйрәм белән котлады! Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, быел Палаевкада балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк.
Палаевка-Урледим авыл җирлеге башлыгы Рифат Рафик улы Рахмуков район җитәкчесенә авыл пробле-маларына игътибары һәм мөселманнар өчен мөһим булган Ураза бәйрәмендә котлаулары өчен рәхмәт белдергән.
Зубово-Поляна районы Горенка авылы халкы Ураза бәйрәмебезне хөрмәт итеп каршылаганнар. Менә рәсемдә (Горенка мәктәбе сайтыннан алынды) Рәсимҗан улы Мясум белән Вәлиулла кызы Зульфия Чукашкиннар, мәчеткә йөри торган оныклары Артур, Алиса, Аделина Шлаевлар белән олы Гаетыбызны бәйрәм иткәннәр. Алар милли мәдәния-тыбызны, әдәбиятыбызны, динебезне яраталар.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде

















