1 апрельдә «Мордовия Республикасында янгын куркынычы чоры» темасына Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә 2025 елның яз башы, җәйге-көзге янгын куркынычсызлыгын профилактикалауга багышланган матбугат конференциясе үтте.

Чарада теманы ачыклап түбәндәге спикерлар чыгыш ясады: Сергей Викторович Репин, Мордовия Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарә җитәкчесе (начальник Главного управления МЧС России по Республике Мордовия); Андрей Геннадьевич Наумов, Мордовия Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты рәисе (Председатель Государственного комитета по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Мордовия); Иван Васильевич Новиков, Мордовия Республикасы Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы (ВРИО министра лесного, охотничьего хозяйства и природопользования Республики Мордовия).
Мордовия Главасы Артём Здунов кушуы буенча республика территориясендә янгынга каршы махсус режим 1 апрельдән 30 сентябрьга кадәр кертелде. Яз башы иртә башланды, коры үлән ягу очраклары ешаю сәбәпле шундый карар кабул ителде.
Спикерлар билгеләп үткәнчә, янгынга каршы барлык чаралар каралган, 470 берәмлек техника әзер, 772 хезмәткәр карамагында 12 янгынга каршы станция эшли, Мордовия Республикасында урманнарда янгынга каршы тору өчен өч дәрәҗәдән торган комплекслы система кулланыла.
Хөрмәтле гражданнар, исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарлы караш - кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең сакланышы һәм табигый байлыкны саклау өчен гарантия! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!
Янгын ялгышларны кичерми. Янгынга каршы режим вакытында учаклар якмагыз. Учак ягучыларны штрафлар да көтә.

Н.ХӘЛИЛ