Яз башы каникуллары төрлечә үтте
Яз башы каникуллары тиз генә үтеп тә китте инде. Мордовия мәктәпләрендә укучылар гына түгел, укытучылар да вакытларын фәйда белән үткәрделәр.
Үткән атнада Ләмберә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән Ләмберәнең беренче мәктәпләре базасында ел саен үткәрелә торган район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз Спартакиадасында 22 профсоюз оешмасыннан 16 командада 81 катнашучы булган. Ярышлар волейбол, шашка, шахмат, теннисны популярлаштыру, педагогларның ялын оештыру һәм спортны пропагандалау максатында үткәрелгән.
Спартакиада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. Иң яхшы командалар һәм спортчылар грамоталар, сертификатлар белән бүләкләнгәннәр.
Спартакиада призерлары түбәндә. Шашка буенча - «Солнышко» Ләмберә балалар бакчасы, №3 Ләмберә балалар бакчасы белән Ләмберә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ), Кривозерье, Первомайский, Пензятка мәктәпләре командалары. Мәсәлән, Пензятка урта мәктәбе укытучылары һәрбер төр ярышта үзләрен сынатмаганнар - җиңүчеләр. Алар - Регина Фаиль кызы Заликова өстәл теннисы буенча - өченче, ә Равза Мукаддяс кызы Юмаева шахмат буенча беренче урын яулаганнар.
Волейбол буенча беренче урын - Атемар урта мәктәбе, икенче – Пензятка урта мәктәбе, өченче - Ләмберәнең беренче мәктәбе командалары.
Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр алган.
Укучыларның да каникуллары фәйдалы үткән. Мәсәлән, һөнәри юнәлеш бирү кысаларында, Рузаевка районы Трускляй авы-лындагы «Стрелецк» хуҗалыгы зоотехнигы Руслан Раиль улы Манеев 10 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч һәм кызыклы экскурсия үткәргән. Ул укучыларны терлекчелек комплексында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыра, сыерларның кайда асралуы, нәрсә белән туклануы, бозаулар, аларны карау шартлары һәм һәр бозауның көндәлек рационы турында сөйләгән. Укучылар агроном, зоотехник, ветеринария табибы, лаборант кебек һөнәрләр белән күреп танышканнар.

















