Альфия Муртазина Бөтенроссия туган тел укытучылары бәйгесенең призеры
26-27 мартта Казанның Вахитов районындагы К.Насый-ри исемендәге 80 номерлы татар-рус урта мәктәбе базасында Бөтенроссия белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары конкурсы үткән. Бәйге 2007 елдан бирле уздырыла.
Конкурсның максаты – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләре һәм мәдәниятләре күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының абруен арттыру, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкны тарату.
Конкурсның читтән катнашу этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 69 туган тел укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 12 туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы катнашкан. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 туган татар теле укытучысы, 8 туган рус теле укытучысы, 7 туган чуваш теле укытучысы, 3 туган мари теле укытучысы, 3 туган удмурт теле укытучысы, 1 туган мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 12 туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы узган.
Бу ярышта катнашкан Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбенең татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина, башка регионнардан килгән коллегалары белән бергә “Масстер-класс” (конкурсантның гамәли эшендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган һөнәри эшчәнлек ысулларын күрсәтүче чыгыш) күрсәтә, класстан тыш эшенең проектын яклый, түгәрәк өстәлдә катнаша һәм нәтиҗәдә икенче призлы урынны яулый.
Алда тагы зур уңышлар сезгә, Альфия Фатиховна!
Наилә НАСЫРОВА

















