Наилә Манеева – Мордовиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
28 мартта Республика мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Артистларны, рәссамнарны, музыкантларны, иҗат коллективлары җитәкчеләрен - залдагы барлык кунак-ларны Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов котлады.
- Бүген без хөрмәт белән аерым миссия бирелгән, талант бирелгән кешеләрне хөрмәтлибез. Сез кешеләрдә өмет уятасыз, аларга эшләргә, киләчәккә оптимизм белән карарга ярдәм итәсез.
Мәдәниятсез – берничек тә була алмый: бар нәрсә җырлар, уңай хис-кичерешләр белән башкарыла. Һәрвакыт шулай булды: Бөек Ватан сугышы елларында да, хәзер дә. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия телим, онытмагыз, бу энергияне сез кешеләргә тапшырасыз! - диде республика җитәкчесе.
Бу көнне Дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мордовия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем Ләмберә районы «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгенең «Кривозерье авыл клубы» муниципаль автоном учреждениесенең 7нче филиалы мөдире, «Хыял» милли ансамбле җитәкчесе Наилә Шәйхатдяр кызы Манеевага бирелде.
Атказанган Наилә Шәйхатдяр кызы Манеева, алда зур уңышлар көтсен сезне, исән-сау булыгыз!

















