Нюрия Муратова акциядә катнаша
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Бер герой тарихы” патриотик акциясенә Темниково районының “Мәдәният үзәге” “Тархановский” структур бүлекчәсе культорганизаторы Нюрия Шәрифҗан кызы Муратова да кушыла.
Нюрия Шәрифҗан кызы сайтында болай дип яза: “Минем бабам, Фяттях Шакирҗан улы Еникеев 1900 елда Мордва АССРның Темниково районы Енгураз авылында туган.
1941 елның августында ул Кызыл Армия сафларына Темниково райвоенкоматы тарафыннан алына. Фяттях Шакирҗан улының өендә хатыны белән алты баласы калган; шуларның икесе сугыш елларында авырулардан үлгән.
1943 елның августында минем бабаем Фяттях Шакирҗан улы яралардан үлде. Илебезне фашизмнан саклаган барлык сугышчыларга мәңгелек хәтер һәм Дан”.

















