Хезмәт сөюче Ерзиннар гаиләсе
Көчле рухлы, хезмәт сөючән Ләмберәнең Ерзиннар гаиләсе турында язмабыз.
Гаилә учагын саклаучы Ләмберә авылының Крестьянская урамындагы зур, матур йортны Камиль Али улының бабасы Садретдин салган. Ул яшь хатынын, Хәлимә Фәйсхан кызын, шушы йортка алып килгән. Өйдә аның әти-әнисе генә түгел, абыйсы Госман да, гаиләсе белән яшәсә дә, барысына да урын җиткән. Ул заманда аларның хуҗалыгы хәлле саналган; соңыннан кулаклар дип сөрүгә сәбәп булган. Дөрес, Али Садретдин улына тимәгәннәр - сугышчан хезмәтләре коткарган (Урта Азиядә басмачлар белән гражданнар сугышында катнашкан чор турында, инвалид булып кайткан Бөек Ватан сугышының фронт көннәре турында да искә төшерергә яратмаган).
Ә бит Али Садретдин улы Ерзин Дан ордены белән бүләкләнгән! Тыныч заманда Али Садретдин улы Ләмберәнең «Победа» колхозында кладовойчы булып эшләгән һәм председатель Маринов аны бу эшкә намуслы мөнәсәбәте өчен хөрмәт иткән.
Ерзиннар гаилә учагын саклаучы, ун бала тәрбияләгән гади авыл хатыны Хәлимә Фәйсхан кызы язмышы кызыклы. Ул Ләмберә районының Черемиш авылы бае Сюбаевлар гаиләдә үскән. Хәлимәнең әти-әнисен сөргенгә куганнар һәм аларның яраткан хуҗалыгы төзелә торган колхозның нигезе итеп алынган. Ярый, бу да шул чактагы чынбарлыкның бер ягы.…
Хәлимәгә килгәндә исә, әтисе Ләмбердә хөрмәт казанган Ерзиннар гаиләсе белән туганлашырга теләп кияүгә биргән. Чыннан да Халимә иренең әти-әнисенә чын ярдәмче, игелекле хуҗабикә, кайгыртучан ана, өй учагын саклаучы була. Тәвәккәл, энергияле хатын буларак, үз эшен дә оештыра алган. Шулай, Ярославльдәге туганнарын күрергә баргач, сепараторлар алып кайткан һәм аларны Ләмберә районының тирә-як авылларында яшәгән ныклы хуҗалыклар хуҗаларына арендага биргән. Ә алар моның өчен май белән түләгәннәр. Әлбәттә, семья ач булмаган.
- Мин әле дә әни ясаган атланмайның тәмен һәм хуш исен хәтерлим, - дип искә ала Камил Али улы Ерзин. - Кибеттән андый май сатып алып булмый! Соңрак без үзебез сөтне эшкәртә идек; йорт хайваннары бездә яхшы үрчетелде.
Авыр сугыш елларында, күп кенә авылдашлары көчкә-көчкә эшләп йөргәндә, Ерзиннар гаиләсе үз хуҗалыкларыннан туклана иде. Оста пешекче Хәлимә иң гади ризыклардан төрле тәмлушкалар пешерә булган. Ә пирогларының тәмлеге – телеңне йотарлык! Инде тыныч вакытта ләмберлеләр еш кына аңа туйга яки башка тантанага бәлеш пешерүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Өстәвенә, Хәлимә апа кул эшләре белән семьясын киендергән; балалары кигән киемнәр кибетнекеләрдән калышмый булган. Ун балалы Ерзиннар гаилә бюджеты өчен бу бик тә мөһим булган. Биш ул һәм биш кыз: Фиять, Фаиль, Камиль, Фәрит, Ринат, Левәйзә, Мянсура, Ряйсә (быел 93 яшь тула), Нурия, Румия. Алтын Йолдыз ана - героиняга 1954 елда, Хәлимәнең унынчы баласы тугач тапшыралар.
- Бу йолдыз, ядкарь кебек, безнең гаиләдә озак сакланды, - дип искә ала Камиль Алиевич. - Хәзер ул абыйның гаиләсендә. Ә әнинең Мактау грамоталары күпме иде! Мин әле дә, ул елларны искә төшереп, аның барысына да ничек өлгергәнен аңлый алмыйм. Йорт, ярдәмче хуҗалык, „яшелчә” бакчасы, ун бала, өстәвенә, эш. Башта колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли, аннары хуҗалыкта. Әни башка хатыннар белән бергәләп үсентеләр үстерә, башка йомышларны да үти иде. Шул ук вакытта безне, балаларны, әти-әниләр кечкенәдән үк эшкә өйрәттеләр, һәркайсының хуҗалык буенча үз вазифалары бар иде. Соңыннан бу «университетлар» бик ярап куйды! Кечкенәдән үк безгә сеңдергәннәре дә бар: иң мөһиме – үз тормышыңны лаеклы итеп яшәү, кешеләр алдында оят булмасын.
Теләсә нинди хезмәт булды безнең өчен мактаулы: абыйларым машина йөртүче һөнәрен сайлаганда, әти-әниләр аларны кире какмады, гәрчә, мөгаен, күңел түрендә безнең барыбызның да югары белем алуыбыз турында хыялланганнардыр. Абыйлар машина йөртүчеләр булгач, сүз уңаеннан, һөнәр җиңелләрдән түгел! Алар пенсиягә чыкканчы намус белән эшләделәр. Сеңелем Румия РОНОда баш хисапчы булды. Мин үзем, әти-әниемнең фатихасын алып, Мордовия педагогия институтының физкультура факультетына укырга кердем. Аннары, Н.П.Огарев исемендәге МГУда психолог һөнәрен алдым. Белемгә омтылыш безгә, күрәсең, ата-аналардан мирас итеп күчкән. Һич арттырмыйча, алар гаҗәеп кешеләр иде. Әтием ике урынлы саннарны акылында җиңел генә тапкырлый иде. Ул минем белән күп шөгыльләнде, мәктәпкә әзерләде. Ышанмассыз, мин беренче класска кергәндә, газеталарны иркен укый идем.
Әниемә килгәндә, ул оригиналда Коръән укыды. Безнең гаиләдә Коръәннең гарәпчә борынгы басмасы озак сакланды. Шунысы игътибарга лаек, әнием нык сәламәтлек белән аерылып тора иде, ә бит аңа берничә тапкыр кырда бала табарга туры килгән. Туксан яшьтә бакыйлыкка күчте. Тугызынчы майда ул үзе өчен төп бәйрәм – Җиңү көнен билгеләп үтте, ә унысы - юк булды. Менә шундый язмыш!
Шунысы кадерле: Ләмберә районы халкы, шулай ук язма геройлары ирле-хатынлы Ерзиннар үз балаларына кече Ватанга мәхәббәт тәрбияли алганнар. Нурия - Архангельскида, Мянсура - Пензада, Фаиль - Саранскида яши, әмма алар, һичшиксез, Ләмберәләренә кайтып йөриләр. Шулай ук Ерзиннар үзләренең барлык балаларын хезмәт сөючән, намуслы, өлкәннәрне һәм кече Ватаннары традицияләрен хөрмәт итүче кешеләр итеп үстергәннәр.
Фотода беренче рәттә, сулдан уңга - Румия, Мянсура, Левяйзә, Али Садретдин улы белән Хәлимә Фәйсхан кызы, Рәйсә. Алар артында, сулдан уңга - Фаиль, Камиль, Фәрит һәм Ринат басып торалар.
Наилә НАСЫРОВА
“Призыв”тагы Елена Севастьянова материалы буенча әзерләде

















