9 Май - хәтер, горурлык һәм Рәхмәт көне. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан һәм тылда хезмәт иткән, җиңүне көн саен якынайткан кешеләрне искә алабыз. Бу бәйрәм буыннарны берләштерә, батырлык, фидакарьлек һәм тынычлык бәясен искә төшерә.
Җиңү көне Россия өчен үзенчәлекле бәйрәм. Россия һәрвакыт ветераннарның батырлыгы белән горурланачак. Мордовиялеләрнең дә һәр буыны җиңүчеләрнең олы батырлыгын хәтерлиләр, илебез иминлеге өчен һәлак булган солдатларны һәм хәзерге вакытта исән  булган  ветераннарны хөрмәтлибез, күпмилләтле халкыбыз батырлыгына сокланабыз. Совет солдатларының батырлыгы, фидакарьлеге һәм ныклыгы нәтиҗәсендә без тыныч тормышта яшибез, эшлибез, иҗат итәбез, киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында зур ышаныч белән уйлый алабыз. Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле Мордовиялеләр! Сезне барыбыз өчен дә изге һәм бөек бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз! 
Җиңү, безнең тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары һәм балалары. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет, тыныч һәм якты көннәр насыйп булсын!