Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бөтен галәмнәрне юктан бар Итүчегә, мәхлүкәтне барлыкка китереп тәрбия Итүчегә, Әдәм балаларына ризык, нигъмәт Бирүчегә, кыямәт көненең Хуҗасына - Аллаһы Раббыбызга хәмед вә сәнә, олуглау вә мактауларыбыз булса иде!
Бөтен галәмнәргә Аллаһының рәхмәте булып ирешкән, ике дөньяның бәхетенә ирешүгә сәбәпче булган сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламгә барчабызның да ихлас калебләребездән кайнап чыккан салават шәрифебез булса иде!
Мөхтәрәм дин кардәшләр, газиз ватандашлар!
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте исеменнән, шәхсән үз тарафымнан сезне киләсе мөбарәк Гарәфә көне һәм Ид-әл-Әдха Корбан бәйрәме уңаеннан ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Шушы мөбарәк көннәрне хаҗиларыбызның Гарәфәт тавында кылган ихлас догаларын, Мина үзәнендә кылган гамәлләрен, суйган корбаннарын, Гает көнне Кәгъбәтуллаһны саубуллашу кылган арада изге догаларын Аллаһы Тәгалә кабул әйләсен!
Безләрнең да шушы мөбарәк- Гарәфә, Ид-әл-Әдха Корбан бәйрәм көннәрендә кылган ихлас догаларыбызны, тәшрикъ көннәрендә суйган корбаннарыбызны кабул әйләсен!
Барча дин кардәшләребезгә, гаилә әһелләребезгә, туган-тумачаларыбызга Аллаһ исәнлек-саулык бирсен!
Ил-көннәребез тыныч һәм имин булсын, үзебезне, дәүләтебезне Аллаһ бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән Үзе сакласын, туасы таңнарны, киләсе көннәрне Аллаһ аяз кылып, бергә-бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен! Әмин!
Рафаэль-хазрат МАНЮРОВ, олы ихтирам, хәер-дога, сәламнәр белән сезгә,
Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы хокуклы вәкиле
















