Сура чиге: чакрымнар һәм хәтер еллары
Мордовиянең Большеберезники районында 29 апрельдә ачылган «Сурский рубеж» мемориаль комплексы инде әһәмиятле иҗтимагый хәрби-тарихи һәм патриотик проектларны җәлеп итү урынына әйләнде. Бу хакта төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә И.Д.Воронин исемендәге Туган якны өйрәнү музеенда узган брифингта сөйләделәр.
Очрашуда «Сурский рубеж» телеграм-каналын тәкъдир иттеләр һәм быел әлеге һәйкәл һәм тарихи мирасны саклау белән бәйле барлык планлаштырылган вакыйгалар турында сөйләделәр.
Һәйкәлләр мәдәни тәңгәллекне саклауда төп роль уйныйлар һәм киләчәк буыннарга үткәннәр турындагы белемнәрне тапшыралар. Шул ук вакытта объектларны торгызу һәм ачу гына түгел, җәмгыятьнең аларга карата кызыксынуын күтәрү дә мөһим.
Мордовиянең Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры Светлана Баулина сөйләвенчә, республиканың архивларында, музейларында һәм фәнни-тикшеренү институтында, кешеләр, бигрәк тә яшьләр тарихка кагылсын өчен, мәгълүмат җыю буенча зур эш башкарылган.
Светлана Баулина «Сурский рубеж» мемориаль комплексы ел әйләнәсе узачак чаралар турында да сөйләде.
- Безнең беренче чираттагы бурыч - мәгълүматлар банкын җыю һәм Сура рубежы төзелешенең беренче истәлек китабын кәгазь һәм электрон рәвештә бастыру, - дип ассызыклады Светлана Баулина.
- Мемориалда билгеләп үтеләчәк истәлекле даталарның аерылгысыз ритуалы булып Хәтер вахтасы һәм Мактаукаравыл хезмәте кую булачак,- дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Анастасия Гришнева.
- Сура чиге башка төбәкләрне дә колачлады - Пенза, Ульяновск өлкәсе, Чувашия. Без анда чик төзелешенә катнашы булган кешеләрнең һәм аларның токымнарының дәлилләрен җыю буенча эш алып бара башладык,- дип уртаклашты Мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Юрий Мишанин.
Мордовиядәге хәрби-тарихи җәмгыять рәисе, РМ Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты директоры Галина Куршева Дәүләт үзәк архивы белән берлектә алып барылган эш белән таныштырды. Галина Куршева билгеләп үткәнчә, хәзер Мордовиядә Сура рубежын төзү турындагы документлар, шигырьләр һәм истәлекләр җыентыгы (альбом) бастыруга әзерләнә. Бу эш РМ башлыгы Артем Здунов һәм РМ Хөкүмәте ярдәме белән алып барыла.
Сура чиге турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә һәм киләчәк буыннарыбыз йөрәкләрендә халкыбызның какшамаслыгы һәм ныклыгы символы буларак яшәячәк.
Наилә НАСЫРОВА
















