«Акша келу» - Мордовиянең берләштерә торган бәйрәме
“Бу чын таяну ноктасы - “Акша келу” чәчәк атсын!” - Артём Здунов Зубово-Поляна районында яшәүчеләрне һәм кунакларны Изге Троица белән котлады.
Мордовия үзенең якты һәм үзенчәлекле милли бәйрәмнәре белән дан тота. Алар мордва халкына мәдәни традицияләрне һәм рухи кыйммәтләрне күп гасырлар дәвамында сакларга, аларны киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итә. Мордва халкының күркәм традициясе - Изге Троица православие бәйрәмендә халык күңел ачулары үткәрү. Регионыбызның күп кенә авылларында бу көнне чын күңел ачу, иҗат һәм халык осталары бәйрәме хөкем сөрә. Шундый мәйданчыкларның берсе – “Ак каен” Республика милли-фольклор бәйрәме.
- Бу бәйрәм күпмилләтле - биредә руслар, мордвалар һәм татарлар. Бүген безнең белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, - дип сәламләде фестиваль кунакларын Мордовия Главасы Артём Здунов. - Борынгы бабаларыбыз бу көнне очрашканнар, проблемалар, киләчәккә планнар турында фикер алышканнар. Бу чын таяну ноктасы!
Әйдәгез бу традицияне саклыйк! Без барыбыз да нык җеп белән бәйләнгән, шуңа безне сындырып булмый. Җиңү безнең кулда булачак һәм “Акша Келу” чәчәк атсын.
Республика Главасы югары бүләкләр, шул исәптән мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә, СВО катнашучыларына «Батырлык һәм кыюлык өчен» билгеләре, шулай ук махсус операциядә катнашучыларның туганнарына рәхмәт хатлары тапшырды.
Мордовия Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин билгеләп үткәнчә, “Акша Келу” бәйрәме ярдәмендә мордва халкының тарихы һәм традициял
әре саклана: “Мордовиянең игелекле, матур һәм эшчән халкының бай тарихы бар. Бары тик бер-беребезгә ярдәм итеп, без теләсә нинди бурычларны - илебезне алгы сызыкта саклаучыларны һәм биредә үз хезмәте белән җиңүне якынайтучыларны гына хәл итә алачакбыз. Без алга гына барабыз - республикабыз һәм бөек Россиябез үсеше хакына”.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, Артём Здунов бәйрәм кунаклары белән аралашты, «Этнодеревни» павильоннарын карады - аларның һәркайсы Мордовиядә яшәүче халыкларның борынгы йолалары, традицияләре, матурлыгы һәм уникальлеге турында сөйләде. Әйтеп китәргәкирәк, Мордовиянең татарлар яшәгән һәрбер районы мәдәниятыбызны лаеклы тәкъдим иттеләр. Чарада күрше Темник районы “Митрялы” авыл клубы хезмәткәрләре милли татар гореф-гадәтләре, татар өе күренешләрен чагылдырдылар: йон да эрләделәр, бишектә бәбине дә тирбәттеләр...
Павильоннарда декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләре күргәзмәсе, мастер-класслар, эшләнмәләр ярминкә-сату узды.
Гастрономия программасының төп өлеше милли кухня иде. Зубово-Поляна районы Горенка авылы татарлары мәдәнияты да күрсәтелде. Анда авылда яратып пешерелә торган пәрәмәч, бәлешләр, алкалар, розалар яки кош телләре һәм тагы күптөрле ашамлыкларыбыз бар иде.
Кунак булып килгән Ләмберә районы Кырви авылы “Хыял” үзэшчән коллективы, атказанган җитәкчеләре, Мәдәният йорты директоры Наилә Шайхатдәр кызы Манеева белән бергә рәхәтләнеп бәйрәм итте.
Бәйрәмдә Мордовия сәнгать осталары да, үзешчән артистлар да чыгыш ясады. “Акша Келу”да “Уйна, гармун!” гармун бәйрәме оештырылган иде. Теләгәннәре кул эшләмәләрен сатып та алдылар. Һөнәрчелек ишегалды кунакларны борынгы һөнәрчелек традицияләре белән таныштырды.
“Ак каен бәйрәме”нең үзенчәлеге - билбау көрәше буенча “Офтонь вий” (“Аю көче”) ярышлары.
Бу көннәрдә Мордовиядә Россия Мәдәният министрлыгының Мордовия халыкларының этно-мәдәни байлыгын өйрәнү буенча Фольклор-этнографик экспедициясе эшләде; ул «Акша Келу» бәйрәмендә дә булды.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде
















