Урманнарга бай, яшел Мордовия Республикасына сәфәребезне дәвам итеп, 31 майда Атюрьево районы Кыштыру (Большой Шуструй) авылына юл алдык. Борынгы, бай тарихлы авылда безне бик матур каршы алдылар. Һәр белгечебез өчен бу очрашу кызыклы, мәгълүматлы булды. Кызганычка каршы, биредә дә мәктәп ябылган. Авыл һәм мәктәп тарихы белән укытучы Совешова Эльвира Хәйдәр кызы таныштырып китте, кайбер материаллар белән дә ярдәм итте. Чал тарихның кайбер истәлекләре белән авыл урамыннан узганда да танышып була. Мәсәлән, кайчандыр Мәскәү шәһәрендә дә завод-фабрикалар тоткан, үз авылын гына түгел, тирә-як авылларны да эшле иткән байларның йорт, кибет биналары сакланып калган. Күбесе инде ташландык хәлдә булса да, берсендә әле дә кибет эшләп килә.
1913 елгы чыганаклар буенча авылда 4 мәчет, 5 татар мәктәбе булган. Бүгенге көндә 1 мәчете бар. Гомер буе укытучы булып эшләгән, 39 ел стажлы Теркулов Әхәт Абдрахман улы авылдашлары үтенече буенча мәчеттә алтынчы ел имам вазыйфаларын алып бара. Мәчет караулы, якты, ә иң мөһиме, 200 еллык тарихы булган бу мәчетнең шул вакыттагы рәвешен дә саклап калганнар, алай гына түгел, бинаның тышлык такталарына да зыян китерелмәгән. Алар аның борынгылыгын, тарихилыгын да, авыл халкының Аллаһ йортына мөнәсәбәтен дә күрсәтеп тора. Совет елларында клуб хезмәтен үтәгән, аннан ашлык склады булып торган мәчетне саклап калуда колхоз рәисе Теркулов Заһидулла Габидуллович (бүгенге көндә вафат) зур көч куйган – бина төзекләндерелеп сафка бастырылган. Бүген исә мәчеткә йөрүчеләр дә көннән-көн сирәгәя, авыл картая...
Кыштыру авылы урамнары белән таныштырып, авылдашлары белән очрашуда ярдәм иткән өчен китапханәче Чудова Раиса Васильевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мукшы милләтеннән булган Раиса ханым шушы авылга килен булып төшеп, татар телен дә өйрәнгән, балаларына да өйрәткән. Ул авыл тарихын да яхшы белә, һәр бина турында озын-озак итеп сөйли ала. Авылдашларының да хөрмәте зур аңа. 
Инде бары бер генә урамлы Татар Тенешендә безне укытучы Тактамышева Равилә Шәкүр кызы кабул итте, аларда басма һәм кулъязма китаплар белән дә таныша алдык. Яңа Аллагол авылында исә Хәлилова Рәмзия Әхәт кызы гарәп язуындагы кулъязма дәфтәрне Институтка бүләк итеп тапшырды.
Беренче июньдә Татар Веләзмәсе авылында эш-ләдек. Биредә дә безне үз туганнары кебек каршы алдылар, рәхмәтебез чиксез. Һәр яктан уңган халык монда: бииләр дә, җырлыйлар да, тарихтан да мәгълүматлы алар. Тарихи җырлар, авыл көйләре дә язып алынды, халыкның инде онытыла башлаган уеннары, йола-гадәтләре дә искә төшерелде. Татар Веләзмәсе авылында мәчет юк, ләкин хәтемнәр уку өчен, җомгаларга йөрер өчен бер өй биргәннәр. Халык бердәм биредә, алдагы елларда мәчет манарасы күтәрелеп, азан тавышы яңгырар дип ышанып калабыз.
Икенче июньдә Зур һәм Кече Пешләй авылларында булдык. Зур Пешләй авылы мәчетендәге очрашуда безне мәчет имамы Вергасов Заһидулла Каюм улы авылның 1791 елгы картасы белән таныштырды. Әлеге картаның сакланышы яхшы, язулары да укырлык.  Кайчандыр гөрләп торган зур авыл инде кечерәеп бара. Янгын афәтләрен дә күргән авыл – 1937 елда мәчетләре янып көлгә әйләнә, сугыштан соңгы елларда ут чыгып, 200 дән артык хуҗалык янып бетә. 2019 елда исә буш калган мәктәп тә янып юкка чыга. Хәзерге мәчет элекке кибет бинасын яңартып күтәрелгән. Кибет тоту үзен акламый башлагач, бина күп еллар ташландык хәлдә тора, каты җилдә түбәсез кала, кар-яңгырдан идән-түшәмнәре бетә бара. Бу хәлне күреп, Мордовия Республикасы мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтеннән зур ярдәм итәләр, аннан инде авыл халкы бергәләшеп, акрынлык белән мәчетне сафка бастыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу эштә руслар да, мукшылар да читтә калмый, алар да үз өлешләрен кертә. Шул рәвешле, мәчет күтәрелә. Ул бүген дә матур гына эшләп килә. Мәчетнең элекке бинасы да фотоларда сакланып калган. Борынгы китапларга да сак караш саклана, без кулъязма китаплар белән дә таныша алдык.
Кече Пешләйдә бүгенге көндә бары 6 гына йорт калган. Ташландык өйләрне күреп, күңел сыкрый... Бу авылларда безне озатып йөргән Килдеева Сәимә Али кызы һәм авыл советы җитәкчесе Килдеев Сәет Заһидулла улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар авыл тарихын яхшы беләләр, авылдашлары белән дә очрашуда зур ярдәм иттеләр. 
3-5 июнь көннәрендә Ельники рай-оны Күгеш (Акчеево), Чуриле, Вачи һәм Шашка (Ликенье) авылларында булдык. Безне иң куандырганы – бу районның татар авыллары турында китап белән танышу. Е.Никишова, Р.Шехмаметьева һәм Т.Шашановаларның искиткеч зур тырышлыгы нәтиҗәсендә дөнья күргән “Ельниковцы: очерки о татарских селах и русском селе Кабанове” китабы әлеге авыллардан чыккан, авыл, төбәк тарихына битараф булмаган һәркемдә булырга тиеш дип саныйбыз. Гаҗәеп зур эш эшләнгән, әлеге китап зур чараларда тәкъдир ителергә, таратылырга тиеш. Аның кыйммәте әле еллар үткән саен артачак кына. Китап авторларының берсе Румия Шехмаметьеваның үзе белән дә танышырга насыйп булды. Тирән белемле, тыйнак, эчкерсез Румия апа белән алга таба да хезмәттәшлек өзелмәс дип ышанып калабыз. 
Мордовия Республикасына өч еллык сәфәр шуның белән тәмам. Һәр белгечебез өчен кызыклы, зур мәгълүмат тупланды бу төбәктә. Алар алга таба әле җентекләп өйрәнеләчәк, аерым басмаларда, матбугат битләрендә мәкаләләр рәвешендә дөнья күрәчәк, шулай ук халык теленең, тел-авыз иҗатының, милли сәнгатьнең яшәешен үзе күргән белгечләр күзлегеннән бәя биреп язылган китап та дөнья күрәчәк. Шушы эштә безгә чын күңелдән ярдәм иткән барлык кешеләргә – эшне оештырган җитәкчеләргә, юл күрсәтүчеләргә, авыл халкына олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Китапта аларның һәрберсе урын алачак, исем-фамилияләре тарих битләрендә калачак. Барысына да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп калабыз.

Ләйлә ГАРИПОВА, Әлфия БУЛАТОВА