Мәктәптә укытучы булып эшләүче Саранск шәһәрендә гомер итүче 56 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларының корбаны булган. Алар алдап аңардан 1 682 000 сум урлаганнар, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.  Хатын-кызны аның счетыннан террорчылык оешмасы катнашучысы счетына акча җибәрелүе турындагы мәгълүмат белән куркытканнар. “ФСБ вәкиле” шалтыратуы куркыныч ситуацияне раслый һәм зыян күрүче укытучы хатын хезмәттәшлек итәргә ризалаша. Ике көн эчендә ул үз счетларын акчага әйләндергән һәм күрсәтелгән реквизитлар буенча акчаларын күчергән. 
Кич белән аңа яңадан шалтырату килә: “ФСБ вәкиле” аңардан тагын ярты миллионны күчерүгә ирешергә тырышып карый, шул ук вакытта моның өчен Кырымга барырга кирәк дип әйткән. Педагогның бүтән акчасы булмавына карамастан акча таләп итә башлагач, аның белән мошенник сөйләшкәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 
Эчке эшләр министрлыгында гражданнарны, эчтәлеге әңгәмәдәш инструкциясе буенча нинди дә булса финанс гамәлләр башкаруны таләп иткән барлык шалтыратуларга һәм хәбәрләргә зур игътибар белән карарга чакыра.