Наиль Янгляев утыз алты ел мәктәп директоры булган
Дөньяда иң зур байлык – белем. Белем – киләчәгебезнең, һөнәри һәм шәхси уңышларыбызның нигезе ул. Белем иленә сәяхәт тугач башланып гомер буена сузыла. Иң озын юл – мәктәптә. Беренче сентябрь көнне Мордовия мәктәпләрендә, 2025 уку елының башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырау шалтырады. Шул исәптән Ләмберә районы Кривозерье (Кырви) урта мәктәбендә дә.
Тантаналы линейкада мөхтәрәм кунаклар катнашкан: Ерзина Наилә Рафик кызы (Ләмберә муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары), Янгляев Наиль Хафиз улы (Мордовия Республикасының Атказанган мәгариф хезмәткәре, РФ мәгариф системасының Мактаулы хезмәткәре), Рамазанова Роза Мингаҗетдин кызы (педагогик хезмәт ветераны, Мордовия Республикасының атказанган мәгариф системасы хезмәткәре), педагогик хезмәт ветераны Янгляева Кадрия Зәкиҗан кызы, Кривозерье авыл җирлеге хакимияте башлыгы Чапаев Илдар Мансур улы, авыл Мәдәният йорты директоры Манеева Наилә Шәйхатдяр кызы. Укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен матур Бәйрәм дәрескә беренче кыңгырау белән башлана.
Чараның икенче өлеше пенсиягә озату, теләсә кайсы хезмәт коллективы тормышында бик сирәк, гадәти булмаган һәм бик әһәмиятле вакыйгага юнәлгән. Ул - Наиль Хафиз улы белән Кадрия Зәкиҗан кызы Янгляевларны педагогик хезмәт нәтиҗәләрен барлау була. Якынрак танышабыз.
Янгляев Наиль Хафиз улы, 305 еллык педагоглар династиясе вәкиле (педагоглар династиясе вәкиле Ибраһим Айнетдин улының оныгы) 1960 елның 16 январында Ләмберә районы Кривозерье авылында туа. 1967 елда туган авылы мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 1977 елда Наиль Хафиз улы, Кривозерье урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлап, Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. 1982 елда ул МГУны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча диплом алып чыга һәм хезмәт эшчәнлеген Кривозерье урта мәктәбендә тарих укытучысы буларак башлап җибәрә. Ә 1983 елда Наиль Хафиз улы сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш эшләр буенча директор урынбасары итеп, 1989 елда Кривозерье урта мәктәбе директоры буларак билгеләнә. Шулай итеп педагогик эше дәверендә гомерен үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган. Аның җитәкчелегендә Кривозерьево урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасы, педагогларының иҗади, югары профессиональ коллективы төзелде: шуның нәтиҗәсендә ел саен укучылар, укытучылар төрле дәрәҗәдәге чараларда призлы урыннар алып килә. Наиль Хафизович һәрвакыт яңа идеяләр һәм инновацияләр өчен ачык була, камилләшүгә омтыла. Ул һәрвакыт һәркемне тыңларга һәм авыр минутларда ярдәм итәргә әзер. Аның тырышлыгы белән Кривозерье мәктәбе белем бирү учреждениесенә генә түгел, һәр укучының шәхесен үстерү үзәгенә дә әверелә. Мәктәпкә тугры хезмәте, биредә укыган һәр баланың үсешенә керткән шәхси өлеше, казанышлары һәм уңышлары, белеме 2002 елда Наиль Хафиз улы Янгляев Мордовия Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, 2003 елда - Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышының Мактау грамотасы, 2010 елда - «Мордовия Республикасының Атказанган мәгариф хезмәткәре», 2017 елда - «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнә. Аның педагогик стажы 38 ел; мәктәп җитәкчесе сыйфатында Наиль Хафиз улы 36 ел эшли.
Наиль Хафиз улы Янгляевның барлык уңышларында икенче канаты, тормыш иптәше, гаилә учагын саклаучы, Кырви урта мәктәбе китапханәчесе Кадрия Зәкиҗан кызы ярдәм итеп килә. Алар бергә ике матур кызга ныклы белем, тиешле тәрбия биреп үстерәләр. Олы кызлары Динара туган авылы мәктәбендә урта белем алгач, 2004 елда Н.П.Огарев исемендәге МГУсының тарих-социология институты, “Социаль эш” белгечлеген алып, 2011 елдан “Ләмберә үзәк район китапханәсе”нең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге мөдире булып эшли. Ул, Биктеев Ринат Шамиль улы белән, Самирны (Россия хокук академиясен тәмамлаган) олы юлга ныклы белем, дөрес тәрбия биреп озаталар.
Наиль Хафиз улы белән Кадрия Зәкиҗан кызы Янгляевларның кечкенә кызлары, Лилияләре (Н.П.Огарев ис. МГУның тарих-социология институты белгече) 2006 елдан туган авылы Кырви урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе булып эшли. Лилия Наиль кызы, тормыш иптәше Ямбиков Ирек Касыйм улы белән бергә, Мәдинә (Россия хокук академиясендә укый) һәм Саминаны тәрбияләп үстерәләр. Уңышлары белән оныклары әби-бабайларын шатландырып торалар. Милли җанлы гаилә еш кына Кырвидагы матур, җылы һәм кунакчыл туган йортларында очрашалар, милли ризыйклардан – пәрәмәч, пироглардан авыз итәләр.
Киләчәктә илләр имин, гаиләләр нык, мул, сәламәт, бәхетле булсын һәм Янгляевлар гаилә учагын сүндермичә озын гомерләр яшәсеннәр.
Наилә НАСЫРОВА















