Атна саен мошенниклар, алдакчылар дия-дия кисәтәбез, ә алданучылар кимеми! Бәлкем без язганнар исегезгә төшәр, сак булырсыз. Пенсионер хатын стационар телефонга килешүнең гамәлдә булу вакытын озайту сылтавы белән мошенникларга 165 мең сум күчергән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының ММО «Темниковский» га 63 яшьлек җирле хатын мөрәҗәгать иткән, ул аңардан ялган юл белән 165 мең сум урлау турында хәбәр иткән. Зыян күрүче сүзләренчә, аңа үзен элемтә хезмәтләре күрсәтә торган телекоммуникация компаниясе хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан һәм стационар телефонга килешүнең гамәлдә булу вакыты бетүе турында хәбәр иткән. Озакка сузмас өчен СНИЛС номерын атарга кирәк булган: номерны атагач сөйләшү тукталган. 
Озакламый пенсионеркага янәсе хәрби гарнизон вәкиленнән шалтырату килә: ул үз документының номерын әйткән кешеләргә аның исеменнән ышаныч кәгазе рәсмиләштергәннәр һәм якын арада аның акчаларыннан файдаланырга, бөтен акчаларын Россиядә тыелган экстремистик оешмага ярдәм итүгә юнәлтергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә. Мондый хәлгә юл куймас өчен бөтен акчаны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, ди. Моның өчен пенсионер хатын-кыз әңгәмәдәше кушуы буенча Краснослободск шәһәренә китә, анда банкомат ярдәмендә билгесез кешегә диктантланган счетларга 165 мең сум күчерә.