Хәзер алар инде түләнгән товарны китерү турында хәбәр итәләр һәм алуны раслауны сорыйлар. Ялганны ничек танырга? Беренчедән, мошенниклар янәсе маркетплейс яки аның курьерлары исеменнән шалтыраталар һәм инде түләнгән товарны китерергә тәкъдим итәләр. Әгәр дә кеше бернәрсә дә сатып алмадым дип каршы килә икән, җинаятьчеләр, мөгаен, танышларыннан берәрсе бу заказны бүләккә рәсмиләштергән, - ди-бернинди хата да булырга мөмкин түгел. Ышандырырлык булсын өчен кешегә хәтта аның шәхси мәгълүматларын: фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, шулай ук китерү адресын да атарга мөмкиннәр. Бу теркәлү, яшәү яки эшләү урыны булырга мөмкин. 
Аннары, янәсе, заказны тапшыру датасын һәм урынын раслау өчен, җинаятьчеләр сөйләшү вакытында килгән смс яки пуш-хәбәрнамәдән кодны атауны сорый. Әмма чынлыкта бу вакытта телефонга банктан бер тапкыр кулланыла торган пароль килә. Аның ярдәмендә мошенниклар интернет-банкка керергә һәм кеше счетыннан акча урларга мөмкин. 
Сезгә мондый тәкъдим белән шалтыратсалар, нишләргә? Трубканы куегыз. Шалтыратучы кеше кем генә булып күренмәсен һәм ул хәбәрнең цифрларын нинди генә сылтау белән белергә тырышмасын, смс яки пуштан кодларны беркемгә дә һәм беркайчан да хәбәр итмәгез. Маркетплейсларның чын хезмәткәрләре беркайчан да паспорт мәгълүматларын, смс кодларын һәм банк картасы мәгълүматларын атауны сорамый.
Мошенниклар тарафыннан алдау-алдану очраклары турында көн дә ишетелеп торган хәбәрләр күпләргә сабак булган, ахрысы. Бүген илдә интернеттан файдаланучыларның барысы да диярлек (97 процент) ничек тә шәхси мәгълүматларын саклау ягын карый. Күптән түгел ВЦИОМ - Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Респондентларның 72 проценты шәхси логин-парольләрен беркайчан да телефоннан яки электрон почта аша СМС рәвешендә башка кешегә җибәрми икән. Сораштыруда катнашучыларның тагын бер ише (71 процент) банк картасы турындагы мәгълүматларны теләсә кайда сакламавын, антивирус программасы куллануын (62 процент), социаль челтәрләргә үзе турында шәхси мәгълүмат урнаштырмавын (62 процент) әйткән. Респондентларның 44 проценты, мошенник тозагына эләкмәс өчен, сәүдә үзәкләрендәге бушлай вай-фай хезмәтеннән дә файдаланмаска кирәк, дип саный. Тикшеренү барышында белгечләр интернет киңлекләрдә саклык мәсьәләсендә яшь буынның күпкә аңлырак булуын да ачыклаган. Ә менә пенсионерлар, зур булмаган шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр, киберкурынычсызлык турында яңалыклар белән танышып бармаучылар ул яктан шактый калыша. Ә мошенникларның алдау ысуллары көннән-көн яңара бара.