Авылның җырында шулай җырлана “Арысландай Иса егетләре...” Чынлап та алар шундыйлар, ышаныгыз. Дәлилгә, үткән айны авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрен котлап үттек; нәкъ шундыйларны котладылар. Сүзебез ипи үстерүчеләр турында. 
Аңлатма кертәм: Кадошкино районы Большая Поляна авылын яратып Иса авылы дип йөртәләр.
Мордовиянең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре мактаулы эпитетларга лаек һәм нәкъ менә шундыйлар шактый. Алар данга яки артык игътибарга омтылмыйлар, үз эшләренең сыйфатына игътибарны юнәлтергә телиләр: тыйнаклыклары сүздә генә түгел, эштә дә күренә. Мәсәлән, Кадошкино районы “Магма ХД” бүлекчәсендә Большая Поляна авылында яшәүчеләрнең әлеге коллективта унбишләп  хезмәт итүче кеше исәпләнә. Алар арасында - механизаторлар, машина йөртүчеләр, слесарьлар һәм эретеп ябыштыручылар, тракторчылар, ком-байнчылар. Бу кешеләр үз эшләренә чынчынлап бирелгәннәр, аңа бөтен җаннарын, тырышлыкларын, шәхси вакытларын кызганмый хезмәт итәләр. Әлеге авылда хезмәткә мәхәббәт, әйтерсең, генетик дәрәҗәдә салынган- буыннан-буынга күчә. Абыйлы-энеле Руслан белән Марат Ханиковлар механизаторлар - тракторчылар, комбайнчылар. Эшкә һәвәслекне үз эшләренең чын осталары булган әтиләреннән, Фәрит Айса улыннан мирас итеп алганнар һәм һәрвакыт балаларына төп үрнәк булып тора. Әтисе, Фәрит Айса улы, озак еллар авылларындагы “Победа” колхозында алыштыргысыз механизатор булып эшләгән, ә хәзер лаеклы ялда. Руслан Фәрит улы да бу юлны сайлаган. Дүрт елга якын слесарьлык һөнәрен тулысынча үзләштерә. Ире-шелгәннәрдә генә тукталып кал-мыйча, югары класслы механизатор да. Аның осталыгы комбайн һәм трактор белән идарә итүгә генә түгел, аларны ремонтлауга да кагыла. Теләсә кайсы маркалы авыл хуҗалыгы машинасын тәртипкә китерергә сәләтле. Җәйге чорда ул тулысынча кыр эшләрендә - комбайн штурвалы артында. Кыш көне аны трактор руле артында күрергә була: ул JohnDeere комбайнын ремонтлап бетерә дә, кыш көне JohnDeere тракторын фермаларда салам ваклау һәм башка кирәкле эшләрне башкару өчен кулланырга планлаштыра. Җирдә, авыл хуҗалыгында эшләү аңа чын канәгатьлек китерә. Аның двоюродный браты да, Марат Иниятулла улы Хаников, яшьтән үк авыл хуҗалыгы дөньясына чума. Аның бу өлкә белән танышуы бишенче сыйныфта ук, җәйге каникулларын комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә үк башлана. Җиргә һәм техникага булган бу дәрт аңа тирә-юньдә танылган механизатор булган әтисе Иниятулла Айса улы Ханиковтан күчкәндер. Иниятулла Хаников безнең янда булмаса да, аның изге эшләре һәм якты истәлеге авылдашларының күңелендә мәңгегә сакланып калган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Марат Иниятулла улы Кадошкино районы кулланучылар җәмгыятендә (РАЙПО) машина йөртүче булып эшли башлый. Аннары туган авылы колхозында механизатор һәм комбайнчы була. Алтын куллары һәм табигый осталыгы аңа теләсә нинди бурычны җиңел башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Ә Кадошкино бүлекчәсе барлыкка килгәч, Марат Хаников үзе өчен яңа һөнәр- тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм берникадәр вакыттан соң ул ышанычлы һәм оста итеп тракторларның төрле модельләрен йөртә башлый. Менә инде дүрт сезон рәттән JohnDeere заманча техникасында комбайнчы булып эшли. Урып-җыю тәмамлангач, браты шикелле тракторда эшли: кар кери һәм башка кирәкле эшләрне башкара. Кыскасы, эшсез утырырга туры килми аңа. Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгы техникасы даими кайгыртуны һәм ремонтлауны таләп итә; бу эштә дә Марат Иниятулла улы һәртөрле җимерекләрне җиңел генә табып тезәтә. Коллективы да аны яхшы дус һәм югары профессионал дип тасвирлый. 
Большая Поляна авылында яшәүче Дамир Шамиль улы Альмяшев төп һөнәре буенча эретеп ябыштыручы (сварщик). Бу белгечлекне Рузаевка училищесында алгач, тормыш аны авыл хуҗалыгына алып килә. Аграр өлкәгә юл туры булмый. Башта Дамир Шамиль улы Кадошкино электротехника заводында йөк төягеч погрузчикта эшләгән, әмма бервакыт эшчәнлек төрен кардиналь рәвештә үзгәртергә карар кылган һәм “Магма ХД” компаниясенә килгән. Тракторчы булып эшли башлаган булса да авыл хуҗалыгында универсальлекнең беренче урында икәнен бик тиз аңлаган. Бүген ул тракторчы гына түгел, механизатор да, комбайнчы да. Дүрт ел эшләү дәверендә катлаулы техниканы үзләштерә. Куәтле JohnDeere комбайны аны ярты сүздән тыңлый: машина белән күптән “син”гә һәм мондый җайга салынган эш нәтиҗәләре һәрвакыт сөендерә. Урып-җыюның кызу вакытында Дамир Шамиль улы, якташ дуслары кебек үк, кырда кичкә кадәр эшли, ә салкыннар башлангач тракторга утыра. Ә бит башта “Беларус” тракторына ияләшергә туры килсә, бүген чит илнеке JohnDeere да, комбайнны да буйсындырган. Җиргә һәм техникага мәхәббәт Дамирның канында дип әйтергә була. Әтисе, Шамиль Шакир улы, бөтен гомерен туган авылына багышлаган, “Победа” колхозында мәктәп эскәмиясеннән үк тракторчы булып эшләгән. Улы гаилә династиясен лаеклы дәвам итә; үз эшенә тугрылык һәм хезмәт сөючәнлек- төп нәрсә икәнен исбатлый. 
Уңыш амбарларда, игенчеләребез кышка әзерләнә. Көн саен җәмгыять файдасына хезмәт куючыларга, кыенлыкларны җиңеп, аграр секторның тотрыклы үсеше өчен шартлар тудыручыларга рәхмәтлебез. Менә шундый тырыш, уңган, арысландай Иса егетләре.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде, фото - “Возрождение” газетасы сайтыннан