Халыкара бердәмлеге көне шаулап үтте
Ел саен 4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үткәрә. Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 190 дан артык халыкны уртак тарих, хәтер һәм традицияләргә тугрылык берләштерә.
Бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар, мастер – класслар, уеннар, шоулар һәм татлы бүләкләр - менә шулай Халыклар бердәмлеге көнен Рузаевкада бәйрәм иттеләр.
Унсигез ел рәттән Рузаевка районында уникаль «Татлы шатлык» акциясен үткәрәләр. А.В.Ухтомский исемендәге мәдәният үзәгенә Рузаевка администрациясе ярдәме белән оештырылган чараларда йөзләрчә җыелган бала бу
көн алар өчен берләшү һәм шатлык көненә әверелгән. Аларның бәхетле йөзләрен күрү бик күңелле! Безне көчлерәк итә торган бердәмлек шул инде. Ул бер-беребезгә ярдәм итеп, барысын да булдыра алуыбызны искә төшерә. Без - бер зур гаилә!
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе тәрбия буенча директор киңәшчесе Альфия Фатих кызы Муртазина «Россия - гаиләләр гаиләсе» Бөтенроссия ак-циясе кысаларында «Мәдәниятләр марафоны» дигән интерактив викторина оештырды.
«Мәдәниятләр марафоны» интерактив викторинасы балаларга үзлә-ренең белемнәрен һәм мәдәниятләрнең бердәмлеге һәм күптөрлелеге темасына иҗади якын килүләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Шулай ук мәктәп активистлары «Без төрле, әмма без бердәм» дигән плакат ясаганнар. Ул күпмилләтле Россиядә бердәмлек һәм татулыкның визуаль символына әверелгән.
Наилә НАСЫРОВА














