Ләйлә Саляева «Евразия» халыкара конкурста катнашучы
15 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Евразия» халыкара премиясенә конкурс үтте, ә 29 октябрьдә Мәскәүдә беренче тапкыр «Евразия» халыкара премиясен тапшырдылар. Ул - тарихта халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, традицион кыйммәтләрне саклауга мәдәниятне, мәгарифне, иреклелекне үстерүгә һәм Евразия киңлегендә мәдәни элемтәләрне ныгытуга өлеш керткән өчен гамәлгә куелган. Конкурска 27 илдән 3700дән артык гариза килгән. Мәскәүгә «Россия» милли үзәгендә финалга узган 1000нән артык катнашучы булган - лауреатлар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм мактаулы кунаклар.
Конкурста Рузаевка районы Татар Пешләсенең БИТ-21 модель китапханәсендә әйдәп баручы китапханәче Ләйлә Рафаиль кызы Саляева «Җепләр традициясе» хезмәте белән катнашып диплом алды. Аның эш тәҗрибәсе китапханәләрнең мәдәни алмашуны алга сөрүдә һәм халыкара аңлашуны ныгытуда әһәмиятен ассызыклый. Хәзерге вакытта китапханәләр мәдәни мирасны саклауда һәм алга җибәрүдә төп рольләрне биләүчеләрнең берсе.
«ЕВРАЗИЯ» халыкара премиясе - Евразия континенты илләренең социаль, икътисадый һәм мәдәни үсешенә ярдәм итүче, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, халык дипломатиясен алга җибәрүгә һәм постсовет киңлеге илләре арасындагы мәгълүмати каршылыкларны җиңүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне, оешмаларны тануга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән тарихта беренче халыкара бүләк. Ләйлә Рафаиль кызы әлеге конкурста катнашып тәҗрибә туплады: киләсе елга премияле булыр дип уйлыйбыз.
















