Мордовия «Татарча диктант» бөтендөнья акциясендә катнашты
2025 елның 14-16 ноябрь көннәрендә дөнья күләмендә татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган «Татарча диктант» акциясе узды. Мордовия буйлап диктантны төрле мәктәпләрдә, дәүләт оешмаларында, институтта, төрле Үзәкләрдә яздылар.
«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда уздырылган, анда берничә төбәк кенә катнашкан, ә хәзер исә акциядә катнашучылар географиясе ел саен үсә. Быел акциядә 74 Россия төбәге һәм 31 чит ил катнашкан. Катнашучылар саны 1 миллионнан узып киткән.
Акциянең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, шулай ук дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Акциядә катнашуны онлай һәм офлайн башкару каралган иде. «Татарча диктант»ның трансляциясе ТНВ каналында, RUTUBEта да, YOUTUBEта да бар иде. Теләгән барлык кешегә диктант язу мөмкинчелеге тудырылды.
Быелгы акция мәшһүр галимебез Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды һәм бу уңайдан Татарстан белән Башкортостанда аның «Кабуснамә», ә чит илләрдә «Әбүгалисина» хезмәтләреннән диктант яздылар. Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез, шул исәптән Мордовиябездә, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмасыннан өзек яздык.
Дубенка районы С.И.Дергачев исемендәге Кочкурово урта мәктәбе ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясендә катнашалар. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты предметы буенча озак еллар дәвамында белем бирүче, мәктәп директоры урынбасары Альфия Кетдюс кызы Узбякова (1нче фотода) оештырды һәм үткәрде. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга...» әсәреннән өзек яздылар. Әлеге акциядә катнашкан һәрбер укучыга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Альфия Кетдюс кызы үзенең фикерләре белән дә уртаклашты:
- Диктант язу акциясендә укучыларыбыз теләп катнашты. Иң мөһиме – татар теленә игътибар җәлеп итү, кызыксыну уяту, теле-безгә мәхәббәт тәрбияләү, уку-чыларыбызның өйләрендә дә әти-әниләре белән татар телендә сөйләшүгә өндәү булды.
Саранскның Рухи-мәдәни үзәге мәйданчыгында да «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе узды. Мордовия халкы ел саен әлеге акциягә кушыла, татар телен яратуларын күрсәтә, белемнәрен тикшерә. Рухи-мәдәни үзәк, республикабыз «Якташлар» җәмгыятчелеге хезмәткәрләре һәм барлык яшьтәге битараф булмаган кешеләр диктантны уңышлы язды-лар.
Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе укучылары да «Татарча диктант» бөтендөнья акциясендә катнашты. Диктант текстын гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча тырышып белем биргән хөрмәтле педагог Луиза Низаметдин кызы Смакаева (2нче фотода) җитәкчелеге астында үтте. Укучылар ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» акциясендә әдәби татар теле буенча белемнәрен арттыралар, орфографик һәм грамматик яктан үз-үзләрен тикшерәләр.
Акциядә катнашучылар саны ел саен арта бара, бу төрле яшь төркемнәре арасында татар телен өйрәнүгә кызыксынуның артуы турында сөйли. Саранск шәһәрендә «Татарча диктант» акциясендә җәмәгать һәм дин әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм башка бик күпләр катнаштылар. Саранск кооператив институтында да ике зур аудиториядә «Татарча диктант» яздылар. Диктант башланыр алдыннан Бөтендөнья акциясендә катнашучыларны сәламләп институт ректоры, дин һәм бизнес әхелләре, укытучылар диктант язучыларны котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Аннары Мордовиянең танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре, аларның татар телен һәм мәдәниятен саклауга керткән өлешләре турында сөйләделәр. Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары Габдрашитова Хәят, Хәбибуллова Хадия Габдулла
Тукайның туган якка мәхәббәт турында «Туган җирем» шигырен яттан сөйләделәр. Диктант текстын хөрмәтле Раилә Хафиз кызы Ипкаева белән Равил Сәйяф улы Миняев укыды.
Ромоданово районы Алтар урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары (3нче фотода) Саранск кооператив институтында үткән «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар.
Чара тәмамланганнан соң диктант язган укучыларга София Вәлиевадан татар орнаментлары төшерелгән буяу-китаплар бүләк иттеләр.
Мин - зур җәмгыятьнең бер өлеше. Ел саен диктантны кадерле укытучым әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерация-сенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллин укыган текстларны язып киләм. Икенче ел ике текст язам. Быел Каюм Насыйринең “Кабуснамә” әсәреннән һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмасыннан өзекләрне язып ике көн телевизор алдында булдым. Минем шикелле диктант язучылар Мордовиябезнең төрле почмагында яшәгән авыл халкы булды. Акциядә катнашып туган татар телебезне кадерләп сакларга тырышабыз.
Наилә НАСЫРОВА















