Республика прокуратурасы ноябрь уртасына телефон мошенниклыгының традицион сводкасын әзерләгән. Әйтик, ел башыннан «телефон» һәм «интернет» мошен-никлыклары турында мең сигез йөздән артык һәм соңгы атнада тагын 38 җинаять эше кузгатылган. Зыян 374 млн сумнан артык. Гражданнар кредитка заявкаларны гамәлдән чыгару, элемтә шартнамәсенең гамәлдә булу вакытын озайту, акча декларацияләү, шикле транзакцияләрне блоклау, хезмәт күрсәтү, товарлар сатып алу, интернет - мәйданчыкларда хезмәт хакы алу сылтавы белән үз акчаларын күчергәннәр һәм мошенникларга биргәннәр.
Шулай чираттагы алданучы Ардатово районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга куркынычсыз счетка күчерү сылтавы белән 180 мең сум акча күчергән. 20 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының «Ардатовский» дежур частенә Ардатово шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек хатын-кызның 180 мең сум урлануы турында хәбәр килгән. 
Зыян күрүче сүзләренчә, 17 ноябрьдә аңа билгесез кеше шалтыраткан, ул аның исеменә салым хезмәтеннән хат килүен хәбәр иткән. Аны алу өчен СМСтан кодны атарга кирәк булган. Хытын-кыз кодны атагач әңгәмә өзелгән. Шуннан соң зыян күрүче белән янәсе Роскомнадзор вәкиле элемтәгә кергән һәм ул мошенниклар аның банк счетларына керү мөмкинлеге алганын һәм шуңа бәйле рәвештә барлык акчаларын куркынычсызландырырга кирәк, дип аңлаткан. 
Бер йөз кырык мең сумлык кредит картасы гына булган кыз шалтыратучының күрсәтмәсе буенча аның лимитын 190 меңгә кадәр арттырган. Шуннан соң аңа QR-код килгән, аның буенча ул 130 мең сумлык маркетплейс сайтында товар сатып алу өчен түләгән. Аннары аферист 50 мең күчерү өчен счет реквизитларын хәбәр иткән. Әмма банк операцияне туктаткан. 
Нәтиҗәдә зыян күрүче Алатырьга китә. Анда финанс учреждениесе белгечләре ярдәмендә операция үткәрә ала. Кич белән ул булган хәл турында полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән туганнарына сөйли.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: «куркынычсыз счетлар» юк. Әгәр сезгә билгесез кешеләр шалтыратып, сезнең банк счетларыгыз белән проблемалар турында хәбәр итсәләр һәм акча күчерүне сорасалар - ышанмагыз: бу мошенниклар! Шунда үк сүзегезне туктатыгыз!