Фаиль Секаев мәңге хәтердә
Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбендә озак еллар уку йортының директоры, укытучысы, акыллы остазы булган Фаиль Нәим улы Секаев туганнары, күп санлы укучылары һәм авылдашлары искә алу көненә багышланган тантаналы линейкада катнашкан. Бүген әлеге мәктәп горур аның исемен йөртә. Линейкада аның тормыш иптәше Тәнзилә Юсиф кызы Секаева, Фаиль улы Алмаз, Татар Тавла авылы җирлеге башлыгы урынбасары Зульфия Касим кызы Давыдова да катнашканнар.
Мәктәптә урнашкан традиция буенча, бу көнне беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» балалар оешмасына кабул иткәннәр.
Мәктәп директоры Ирфан Касим улы Булатов барлык укучыларга үз Ватаныңның намуслы чын патриотлары булырга чакырды. Фаиль улы Алмаз Секаев, Касим кызы Зульфия Давыдова балаларга иң җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иткәннәр һәм беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
Линейканың икенче өлешендә көзге татлы ярминкә үткән. Сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә укучылар, әти-әниләре ярдәме белән бергә пешергән камыр ризыкларын, бик теләп сатканнар. Тупланган акчага кирәкле медикаментлар сатып алырга һәм СВОда катнашкан сугышчыларга җибәрергә булганнар.

















