Мордовиядә полициягә 41 яшьлек шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. 
РМ буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ул интернет аша сэндвич-панельләр сатып алырга карар кылган һәм мошенникларга юлыккан. Ир-ат туры килә торган белдерү тапкан, сатучы белән элемтәгә кергән һәм килешү шартлары турында фикер алышкан.  - Түләү өчен кирәкле документлар һәм счетларны рәсмиләштерү бухгалтерлык хисабын алып бару программасында электрон документ әйләнеше ярдәмендә башкарылды,- дип аңлаттылар РМ буенча Эчке эшләр министрлыгында. 
Башта сатып алучы алдан түләүне 50% күләмендә күчергән. Икенче көнне аңа төзелеш материаллары җибәрергә әзер һәм калганын кертергә кирәк, дигәннәр. Әмма эш башка мәсьәләдә. Эшкуар тулысынча түләгән, ләкин билгеләнгән вакытта товарны ала алмаган. Аферист элемтәгә чыгудан туктаган. 
Китерелгән зыянның гомуми суммасы - 718 мең сум. 
Алдаулар, алданулар моның белән генә чикләнми. Әле генә Саранскта яшүсмер һәм аның дусты мошенник-ларга картларны 4,5 миллион сумга алдарга ярдәм иткән. 
Исегезгә төшерәбез, сак булыгыз, теләсә кемгә ошанмагыз!