Мордовия укучылары - регионара олимпиадасы призерлары
2025 елның 14-17 февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды.
Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырылган.
Олимпиадада Россиянең 22 субъектыннан - Мәскәү шәһәреннән, Мордовия, Чуваш, Марий Эл, Башкорттостан Республикаларыннан, Пенза, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Ульян, Әстерхан, Удмурт, Киров, Перьм, Омск, Оренбург, Төмән, Чиләбе, Красноярск, Новосибирск, Свердловск, Курган өлкәләреннән бер йөз алтмыш биш VIII, IX, X, XI сыныф укучылары - татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төп этаплары җиңүчеләре һәм призерлары катнашкан. Шул исәптән татар теле һәм әдәбияты буенча Мордовия республикасы турында җиңгән укучылар да ана теле буенча белемнәрен сынадылар.
Мордовия мәгариф министрлыгы исеменнән Равза Мокатдәс кызы Юмаева җитәкчелегендә Ләмберә районы Татар Тавла урта мәктәбе 8 сыйныф укучысы Абузярова Зарина белән 9 сыйныф укучысы Салькаева Сафина (укытучылары А.Ф.Муртазина); Абуткина Аэлина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 10 сыйныф (укытучысы С.Р.Поташова ); Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Сафарова Зухра (укытучысы С.С.Саляева); Кадошкино урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Кильдеева Дарина (укытучысы З.Х.Кильдеева); Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Бикмурзина Зухра (укытучысы Р.М.Юмаева); Ләмберә районы Аксен урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Бадретдинова Хабиба (укытучысы А.Ф.Абдюшева); Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 сыйныф укучысы Карабанов Салават (укытучысы Ф.Ф.Боярова) ярышта катнаштылар.
Регионара олимпиадасының татар теле һәм татар әдәбияты, нәфис сүз турлары үткәч, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында чараны ябу тантанасы узган. Быел Мордовиядән регионара олимпиадасында катнашкан һәрбер укучы - ПРИЗЕР.
Мордовия укучылары командасын олимпиадада җитәкләгән Равза Мокатдәс кызы Юмаева һәрбер укучы өчен ихластан җан атып, алар өчен шатланып торды. Әлеге ярыштан алган хис-кичерешләре белән бүлеште һәм:
- Укучыларның Казанда да сынатмый, югары нәтиҗәләргә ирешүе остазларының, укучыларының һәм аларның гаиләләренең күпъеллык хезмәтен, тырышлыгын раслый. Мин алып барган укучыларыбыз туган телләре белән горурланып яшәрләр, бервакытта да онытмыячакларлар, балаларына да өйрәтәчәкләр дип уйлыйм. Олы рәхмәтемне ягымлы, итагатьле балалар тәрбияләгән әти-әниләренә, ныклы белем һәм телебезне яратырга өйрәткән укытучыларына, Төбәкара олимпиадасын оештыручыларга аерым рәхмәтымне белдерәсем килә.
Ә олимпиада Программасы белән каралган чаралардан тыш, укучыларыбыз Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни экскурсиядә булдык, Галиәскәр Камал һәм Кәрим Тинчурин театрларында спектакльләр тамаша кылдык. Галиәскәр Камал театрында эстрадабызның легендар йолдыз җырчыбыз Альфия Авзаловага багышланган «Мәңгелек юл» дигән премьераны елый-елый, барлык хисләребез ургылып чыкканчы карадык.
Укучыларыбыз әлеге чарадан алган эмоцияләрен гомерләре буенча сагынып сөйләрләр.
Наилә НАСЫРОВА















