Һади Такташка багышланган төбәкара дистанцион конкурсы җиңүчеләре билгеле
Ел башланды һәм татар әдәбиятында олы урын алып торган язучыларның бер-бер артлы түгәрәк даталары башланды. Беренче январьда язучы һәм публицист Фатих Әмирханның тууына - 140, новатор шагыйрь Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Ә 2026 елның 26 апрелендә татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына шулай ук 140 ел була.
Мордовиядә туган якташ язучыбыз Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) туган көнен лаеклы каршылау максаты белән берничә төбәкара дистанцион конкурсы игълан ителгән иде. Барысын «Мордовия Республикасы милли мәдәниятен, дәүләт телләрен һәм Мордовия Республикасында башка телләрне саклау һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Мордовия Республикасы «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге- «Педагог 13.ру» оештырды. Кон-курста Мордовия Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәк-ләре мәгариф оешмаларының тәр-биячеләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Катнашучыларның гомуми саны - 80 бала. Регионыбыз җиңүчеләрен әйтеп китәбез.
«Һади Такташның әсәрләрен сәнгать-ле уку» номинациясендә Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 4 класс укучысы Абдулов Самир «Алсу» поэмасыннан өзекне яттан сәнгатьле укып җиңүче исемен яулый. Укытучысы - Венера Няим кызы Адикаева.
Шул ук номинация 5-9 сыйныфлылар арасында Ромоданово районы Алтар төп мәктәбе 6нчы сыйныф укучысы Исхакова Мәликә «Әүхәди» шигырен укып җиңә. Укытучысы – Венера Галлям кызы Конешева.
Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе 9 сыйныф укучысы Манеева Амина «Иптәшләр» шигырен матур яттан укып җиңүче була. Укытучысы – Луиза Низаметдин кызы Смакаева.
«Бөек көрәш җырчысы мин» те-масын яктырткан сочинениелар кон-курсы арасында җиңүчеләр юк, при-зерлар гына.
Мордовия мәк-тәпләрендә татар теле укытучылары чарадарның төр-лесен Яңа елга кадәр һәм яңа 2026 нчы елда да төрле-төрле чаралар үт-кәрделәр һәм үткәрәләр. Мәсәлән, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә Альфия Кетдюс кызы Узбякова Һади Такташ шигырьләрен сәнгатьле яттан уку конкурсын декабрьдә үткәрә һәм җиңүчеләре Мусин Абдулла белән Яхеев Айрат төбәкара конкурсында катнашып призерлык урыннарны яулаганнар.
Н. ХӘЛИЛ














