Рузаевка шәһәрендә «Күпмәдәни мирас шартларында мәктәп укучыларына белем һәм тәрбия бирү» III республика педагогик фәнни-гамәли конференциясе узды. Кадошкино урта мәктәбе педагоглары ел саен әлеге чарада актив катнаша.
Агымдагы уку елында да рәхәтләнеп катнашканнар. «Балаларга рухи - әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең күпмәдәни традицияләре» секциясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Харис улы Казанбаев «Йомышлы татарлар костюмының эволюциясе» дигән доклад белән чыгыш ясаган.

Равил Харис улы Казанбаев белән якынрак таныштырасы килә. Аз сүзле, тыйнак, ярдәмчел, әдәпле... мондый кешеләр дөньяда азайганнан-азая бара. Әлеге эпитетларның дөреслегенә инанырга урын бар. Тырышлыгы нәтиҗәсендә күпкә ирешкән: төпле белеме бар, яраткан профессиясе, укучылары һәм коллективы; бүләкләре байтак – болар барысы да Кадошкино урта мәктәбенең тарих укытучысы Равил Харис улы Казанбаев турында. Аның белән аралашырга кызыклы. Предметын ярата, видеофильмнар төшерә, моржевание белән шогыльләнә, заманында ватык пыяла өстендә дә йөргән, гитарада уйный, үзе яшәгән авыл балаларына шугалак ясаша, бакчасында гөлләрнең ниндие генә үсми... Ә бит ул гади авыл малае, барысына да ихтыяр көче белән ирешкән. Кечкенә авыл малаеның, дөньясы авыл белән генә чикләнми. Хыяллары тормышын кызыклырак иткән. Ул күп нәрсә турында хыяллана, тормышта максат куя, максатына ирешә. Көчле кеше өчен үз-үзеңне җиңүнең мәгънәсе шунда. Күз алдына китерегез, үткән гасырның 70-80 нче еллары. Равил Большие Поляны мәктәбе укучысы. Күп нәрсәгә өйрәнәсе, күп нәрсәне беләсе бар аның. Булачак профессиясен сайлауда аңа мактаулы тарихчы, озын-озак еллар мәктәпнең алыштыргысыз завучы Яхья Амин улы Мангутовның дәресләре булыша. Ул педагог булып кына калмый, тарих белән кызыксынучы киләчәк буында тәрбияли. Дүрт дистә елга якын Равил Харис улы Казанбаев педагогика белеменә тырышып хезмәт итә: бүген Россия Федерациясе һәм Мордовия Мәгариф Министрлыкларының Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән укытучы.
Равил Харрис улы сәяхәт итә, сәфәрләр ярата. Һәм хыялланганча, һәрвакыт иңбашында камера. Шулай итеп туган ягы турында тарихи мизгелләр калдыра. Ул үз авылына, кече ватанына тугры кала. Диплом белән бергә Рузаевка районына юллама ала һәм шунда биографиясенең берничә елын үткәрә. Әтисе Харис Абдрахман улы бакыйлыкка күчкәч, әнисе Фәридә Абдулла кызы ялгызы калгач, улы Равил аңа ярдәм итәргә туган йортына кайта. Ул кече ир-ат һәм әти-әнисе алдындагы бурычын тулысынча үти. Барлык игелек, җылылык, ярдәм һәм дога Фәридә Абдулла кызы белән Харис Абдрахман улы икәнен һәрвакыт хәтерли. Хәтта хәзер, алар янында булмаганда да.
Ул үз предметын программа кысаларыннан чыгып бирә: яшүсмер аңында белемнең бар нечкәлекләрен туплый, аңларга өйрәтә. Шул вакытта Ватан өчен җаваплылык та, горурлык та, патриотлык та үсәчәк, ди педагог. Равил Харис улы гомуми тарихтан соң Ватан тарихын өйрәнә башлагач, укучыларның эчтән үзгәрүләрен тәҗрибәдән үк белә. Тарихи вакыйгаларны үзләренеке, туганнарныкы кебек кабул итәләр. Өйрәнәләр, укыйлар, кызыксыналар. Ә Ватан сугышы чорын рамкалар белән чикләп буламыни? Бу тема укытучының үзенең дә яраткан темаларыннан берсе. Ул күп вакытын архивларга һәм эзләнү эшләренә, якташларының исемнәрен мәңгеләштерүгә багышлый. Һәм билгесез, онытылган нәрсәләрне таба алуына шат - белсеннәр, истә тотсыннар өчен дәресләр багышлый. Тарих дәресләре чыннан да Хәтер вахтасына әйләнә. Равил Харис улы кече ватанының чын патриоты һәм укучыларын да шулай тәрбияли.

 

Наилә НАСЫРОВА