Мордовия республикасы Сыркыды авылында бөек татар шагыйре Һади Такташның музеен төзекләндерәчәкләр
Беренче январда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды, дип яза Интертат корреспонденты Зөлфия Шәвәлиева. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашкан.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел шагыйрьнең туган авылы, Мордовия республикасы Сыркыды авылында урнашкан музеен төзекләндерәчәкләре турында сөйләгән. Дамир Натфуллин сүзләренчә, әлеге эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы башкарачак. Ул болай дигән:
- Бер яктан, әлеге музей Мордовия республикасында урнашкан, ләкин, шул ук вакытта, без дә читтә кала алмыйбыз. Безнең Муса Җәлил һәм башка бик күп бөек шәхесләребез Татарстаннан читтә туып үскән, һәм аларның туган якларында Татарстан республикасы ярдәме белән музейлар төзелгән, бу – безнең бурыч.
Дамир Натфуллин быел Татарстанда Һади Такташка багышланган бик күп чаралар узачагын белдерде:
- 2026 елның беренче көнен бөек шәхесебезнең юбилее белән башлап җибәрәбез. Һади Такташ иҗаты безнең әдәбият тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Беренче гыйнвар иртәсе булса да, аны искә алырга күпме халык җыелды. Без аның исемен, шигырьләрен онытырга тиеш түгел. Быел аның исеменә багышлап бик күп чаралар узачак. Казанда аның һәйкәле, исемендәге урам бар, төп максатыбыз – аның исемен мәңгеләштерү, төрле чаралар уздыру һәм әсәрләрен яшьләргә, балаларга җиткерү. 2026 елда әлеге эшне башкарачакбыз, – диде ул.
(Кыскартып алынды, тулырак: https://intertat.tatar).















