Дроппер 68 яшьлек хатынның 100 мең акчасын кайтарыр
Оренбург өлкәсендә яшәүче 25 яшьлек кешене Мордовиядә яшәүчегә 100 мең сумга якын акча кайтарырга мәҗбүр иткәннәр.
Мордовия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшь кеше әлеге акчалар кергән счетның хуҗасы булып тора. Мошенниклар 68 яшьлек пенсионерканы алдаганнар һәм әлеге яшьнең счетына җибәргәннәр.
Зыянның гомуми суммасы 940 мең сумнан артык тәшкил иткән. Зыян күрүченең хокукларын яклау максатыннан район прокуратурасы судка дроппердан нигезсез баю суммасын, шулай ук акчадан файдаланган өчен процентлар түләтү турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
Оренбург өлкәсенең Новосергиевск район суды карары белән прокурор белдергән таләпләр канәгатьләндерелгән.
















