Бөек скульптор Степан Дмитриевич Эрьзяның тууына 150 ел тулуга багышланган зур күргәзмә башланырга азрак вакыт кала. Тантаналы ачылыш 31 мартта Санкт-Петербургтагы Рус музеенда узачак. Юбилей күргәзмәсе атаклы скульпторның әсәрләрен Санкт-Петербургтан Мәскәүгә, Третьяков галереясенә күчәчәк. Ә без, Мордовиялеләр, олы скульпторның олы иҗатын яктырткан музеенда һәр көн була алабыз.  Мәскәүдә «Степан Эрьзя иҗатында хатын-кыз образла-ры» күргәзмәсе С.Д.Эрьзя исемендәге халыкара сәнгать фонды һәм Внуково халыкара аэропортының уртак проекты ярдәмендә мөмкин булды. Исегезгә төшерәбез, быел бөек скульпторының 150 еллыгы тантаналы рәвештә билгеләп үтелә һәм яңа күргәзмә - аның иҗатын яратучыларга искиткеч бүләк. Күргәзмәне март уртасына кадәр бушлай Внуково аэропортының өченче катында карадылар. Фонд вәкилләре билгеләп үткәнчә, күргәзмә 16 стендтан торган. Бу хатын – кыз скульптураларының 13 сурәте- Степан Дмитриевичның танылган шедеврлары, шулай ук останың биографиясе һәм аның иҗаты турында сөйләү белән стендлар да булган. 
Степан Эрьзяның 150 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Мәскәү, Питер һәм Саранск халкын тагын бик күп кызыклы күргәзмәләр, семинарлар һәм конференцияләр көтә.
- 31 марттан 7 июньгә кадәр Петербургта Эрьзя юбилее хөрмәтенә төп күргәзмәләрнең берсе узачак, - дип сөйләде С.Д.Эрьзя исемендәге музей директоры Людмила Нарбекова. - Безнең даими экспозициядә Степан Дмитриевичның 100 дән аз гына артыграк әсәре бар. Аның 50 эше төньяк башкалага китәчәк. Күчмә күргәзмәләр үткәрүдә зур тәҗрибәбез бар: транспортлау вакытына саклау өчен, барлык скульптуралар аеруча нык конструкцияле, климат-контрольле тартмаларга төреләчәк, аларда даими температура саклана. 
Июль аенда Эрьзяның эшләрен Мәскәүгә - Дәүләт Третьяков галереясенә күчерәчәкләр. Саранс шәһәрендә шедеврлар октябрь ахырында гына кайтачак. Фондларыбыздан скульпторның тагы 45 эше күтәреләчәк. Бу скульптураларның күбесен Саранск халкы беренче тапкыр күрәчәк.


Н.ХӘЛИЛ