Ифтарлар кешеләрне берләштерә
Мордовиядә ифтар мәҗлесләре Саранскта һәм регионыбызның төр-ле шәһәрләрендә, авылларында үтә. Аларга хөкүмәт, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, төрле оешма вәкилләре җыела. Кешеләрне берләштерә, якыйнайта, көнебезгә-эшебезгә бәрәкәт китерә торган ифтарларны бергәләп тә, аерым кешеләр дә Ураза бәйрәме җиткәнче оештырып киләләр. Алар арасында аерым ир-атлар, хатын-кызлар, балалар ифтарлары дигәннәре дә бар.
Халыкны берләштерә торган из-ге Рамазан ае дәвам итә. Шулай, уналтынчы мартта Ләмберә районы Аксёново авылында, Рамазан аен хөрмәтләп, ифтар үтте. Ифтарда дини һәм җәмгыять эшлеклеләре, эшмәкәрләр, спортсменнар һәм баш-калар катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында Мордовия Республикасы Главасы һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе Булат Фирдинат улы Хайрутдинов, Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Алексей Владимирович Ежов, Мордовия Республикасы энергетикасы һәм ЖКХ министры Асиф Аласкар улы Алекберов булдылар.
Ифтарда катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлау сүзләре дә яңгырады. Башта котлау сүзләре белән Булат Фирдинат улы Хайрутдинов чыгыш ясады. Булат Фирдинат улы чыгышында:
- Рамазан - ул кешеләр көн саен яхшыра, уйлый һәм үз тормышларын үзгәртә торган вакыт. Кешеләр әйлә-нә-тирә дөньяны үзгәртергә тырыша, ләкин үзләре өчен генә түгел, ә туганнары һәм дуслары,
Мордовия һәм Россия файдасы өчен. Хәзер безнең уртак бурыч - уртак Җиңүне якынайту өчен максималь шартлар тудыру. Россия халыклары бердәмлеге елында, барыбыз бергә Мордовия һәм илебез халкының дуслыгына, татулыгына, ышанычына һәм үзара ихтирамына үз өлешебезне кертәбез!
Ләмберә районы башлыгы Инсаф Рашит улы Хайруллин да кунакларны котлагач, Ләмберә районы халкының ел әйләнәснндә эшләгән эшләре, киләчәктәге перспективалары белән таныштырды.
Шулай, Темниково, Атюрьево, Краснослободск районнары, Темниково районы Зур Татар Карай (Большое Татарское Караево) авылы мәчете имам-мухтасибы Рафик хәзрәт Сайфетдинов җитәкчелегендә Карай авылында зур ифтар үткән. Аңа Сарансктан, югарыда санап киткән һәм Ельники районнарыннан, Теви, Адай, Тарханнан кунаклар килгән. Аралашканда Рафик хәзрәт Сайфетдинов болай дип сөйләде:
- Рамазан – чистарыну, Аллаһның рәхмәтенә ирешү һәм газабыннан котылу ае. Аллаһның биргәненә шөкер, быел да Рамазан аена ирештек, ураза тотуны, таравих намазларын укуны насыйп итте. Карай авылы балалары таравих намазында быел тагы күбрәк катнашты. Алар төрле догаларны яттан дөрес иттереп матур укыйлар – тырышалар. Иң осталары арасында 7 класс укучылары Марат Позняков, Дамир Дашкинны әйтеп китәргә телим. Алты-җиде яшьлекләр дә бар. Шушы айда Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга Үзенең рәхмәтен ирештерсен. Безнең барлык изге гамәлләребез, Рамазан аенда кылган изге эшләребез Аллаһы Тәгалә күз алдында. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте күп тапкырлар арта.
Урнашылган гадәт буенча, «авыз ачкан» чарада вәгазебез озак барды. Без төрле темаларга сөйләштек, әлбәттә, традицион ислам дине, Корьән аятләре, Махсус хәрби операция һәм катнашучыларына ярдәм итү, бердәмлек турында аерым тема буларак сөйләдек. Бергәләп бик матур иттереп мөнәҗәтләр әйттек.
Зур ифтарны оештыру турында да әйтеп китәсе килә. Ел саен хөрмәтле Рамазан аенда Карай авылы халкы хезмәте ярдәме, биргән садакалары, бүләкләре белән, мәчет акчасына тимичә, зур ифтар үткәрәбез. Һәр елдагыча итне хөрмәтле Халим Равил улы Кичемасов бүләк итә. Барлык оештыру эшләрен - табын әзерләү булсынмы, бүләкләрне кабул итү һәм бик күптөрле башка эшләрне Галия Мухаметҗан кызы Кичемасова башкара. Быелгы ифтарны матур иттереп үткәрүдә ярдәм иткән Карай авылы халкына зур рәхмәтемне белдерәм. Иф тарга килә алмаганнарга, гареп-мескеннәребезгә ит, салма, бәлеш һәм башка тәм-томнарны өләштек.
Әйтеп китәргә кирәк, Карай авылының һәрбер йортында диярлек, хуҗалар «авыз ачтырулар» һәр көн оештырдылар һәм оештырып киләләр.
Олы ифтар Ләмберә авылында да үткән. Чарада Ләмберә администрациясе, депутатлар Советы- барлыгы 550 кеше катнашкан. Спорнсорлары - барлык Ләмберәдә яшәгән халык. Олы ифтар турында Ләмберә мә-чете имамы Рәшит хәзрәт Сайфуллов болай ди:
- Ифтарларда вәгазь сөйлибез, СВО һәм анда катнашулар (әйтеп китим әлеге, ифтарда СВОчы Руслан Вәлиулла улы корбан чалдырды һәм үзе яңадан СВОга китте); ятимнәргә, мохтаҗларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә ярдәм һәм башка җитди темаларны яктыртабыз. Ифтар эчтәлекле үтте: оештыруда катнашкан барлык Ләмберә халкына рәхмәтем-не белдерәм.
Рамазан ае изге эшләребез белән бай. Әйтеп китим, Мордовиядә 10 март көнне Большие Березники йортында тәрбияләнүче ятим балалар өчен «Татлы Рамазан» үткәрдек. Җәмгыять волонтерларына һәм бу изге эшне оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Биш ел дәвамында әлеге йортка кирәк-яракларны еш кына алып барабыз.
Унберенче февраль көнне Ләмберә «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгенең Татар бүлеге җитәкчесе Альфия Асым кызы Максимова СВОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән оештырган тирән эчтәлекле очрашуда бергәләп исәннәр һәм үлгәннәр өчен дога кылдык, җылы әңгә-мәдә катнаштым, «авыз ачтык».
Чирмеш авылы мә-четендәге ифтарда булган төрле яшьтәге 150 дән артык кеше арасында хөрмәтле кунагыбыз Ләмберә районы башлыгы Инсаф Хәйруллин зур делегациясе белән килгән иде. Биредә Рамазан ае алдыннан Якшәмбе мәктәбе укучылары өчен рәсем конкурсы үткәрелде. Ә ифтарга килә алмаганнарны - инвалидларны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, ятимнәрне онытмыйча, өстәлдә булган ризык-ларны өләштек. Ләмберә авылыбыз халкы үз өйләрендә дә күпләп «авыз ачтырдылар».
Дубенка районы Ломат авылында да ифтар үткән. Аны Дубенка, Чамзинка, Атяшево, Большие Березники, Ардатово районнары, Ульяновск өлкәсе Сура районы имам-мөхтәсибе Раиль хәзрәт Мусин оештырган. Раиль хәзрәт болай дип сөйләде:
- Ломат авылында үткән ифтарда яше-карты катнашты. Авылның кайберсе акчалата - я бер мең, я утыз мең күләмендә бүләк биреп барлыгы йөз мең сум җыелды һәм матур гына ифтар үткәрдек. Чарада халыкка дин һәм дини белемнәребезнең тормышыбыздагы роле, Ал-лаһы Тәгаләнең безгә биргән мәрхәмәте турында ишеттердем. Традиция буенча вәгазь вакытында мин проблемаларыбыз һәм казанышларыбыз турында да сөйлим. Әлбәттә, барыбызны да илдәге хәлләр борчый. Бу көнне без тагы бер тапкыр барлык диндәшләребез белән СВО һәм анда катнашучы авылдашларыбыз, аларның гаиләләре турында искә алдык. Ассызыклыйм: без, төрле халыклар һәм диннәр вәкилләре, берләшеп кенә уртак җиңүебезгә ирешәчәкбез.
Әйтеп китәргә кирәк, 6 март көнне Саранск шәһәренең рухи-мәдәни үзәгендә Мордовия Республикасының милли-мәдәни һәм дини оешмалары, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләрен берләштергән «Россия халыклары бердәмлеге елы: традицияләрне саклаудан бердәмлек гармониягә» дигән дискуссия мәй-данчыгында милләтара татулыкны ныгыту, Россия халыкларының мәдәни традицияләрен саклау һәм иҗтимагый һәм дини институтлар арасында диалогны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм чараның ахыры изге Рамазан ае көннәрендә хөрмәт, үзара аңлашу атмосферасында «Бердәмлек ифтары» белән тәмамланды. Шул ук көнне Саранскида Сәламәтлек елына багышланган Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие белән оештырылган ифтар үтте. Бизнес, дин һәм спорт, игелек- ле эшләрдә ихлас көчләрне бер ләштереп, җәмгы-ятькә һәм дәүләткә зур файда китерә ала, дигән сүзләр яңгырады.
Хөрмәтле дин кар- дәшләребез!
Иманыбыз нык, туган телебез гомерле булсын. Изге ай, бәйрәмнәребез һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез имин, уйларыбыз яхшы, өметебез якты, тәнебез сәламәт, Ил йортыбыз тычын булсын! Күңелелебез изгелек белән тулсын! Тәүфыйклы, миһербанлы, шәфкатьле бала-оныкларыбызның кайгыртуын, игелеген күреп яшәргә язсын Аллаһы тәгалә!
Наилә НАСЫРОВА














