Росгвардия оешуга 10 ел тулу алдыннан хезмәт эшчәнлеге турында сөйләделәр
25 мартта Мордовия Республикасы Матбугат үзәгендә хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел тулуга һәм Росгвардиягә 10 ел тулуга багышланган брифинг узды. Росгвардиянең Мордовия Республикасы буенча идарә җитәкчесе, полиция генерал-майоры Андрей Каринкин СМИ хезмәткәрләренә эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Беренче чиратта ул Росгвардия бүлекчәләренең төп хезмәт бурычлары турында әйтте. Төбәктәге ведомствоның өстенлекле бурычлары арасында хокук тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш, шулай ук гадәттән тыш һәм хәрби хәл режимын саклап калуны аталды. Моннан тыш, Росгвардия корал әйләнеше һәм шәхси сак эшчәнлеге өлкәсендә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыра, шулай ук төрле билгеләнештәге объектларны саклау белән шөгыльләнә.
Росгвардиянең РМ буенча идарәсе бүгенге көндә полициянең махсус бүлекчәләренең ике отрядын үз эченә ала: «Аркуда» - махсус билгеләнештәге мобиль отряд һәм «Звезда» - тиз җавап бирүче махсус отряд. Алар хокук саклау органнары тарафыннан махсус чаралар уздырганда көч кулланып ярдәм итәләр. Ведомстводан тыш сак, лицензия-рөхсәт бирү эше һәм дәүләт контроле бүлекчәләре, шулай ук идарә органнары белән бергә барлык структуралар Росгвардия идарәсенең республикадагы актуаль хезмәт көн тәртибен формалаштыралар.
«Хәзерге вакытта шәхси составның гомуми саны меңнән артык кеше тәшкил итә. Корал, хәрби-махсус техника һәм матди чаралар белән комплектланганлык бүгенге көндә 97% ка җитә. Соңгы елларда без бу юнәлештә шактый алга киттек, комплектлашу арта гына бара», - дип хәбәр итте Росгвардиянең РМ буенча идарәсе җитәкчесе.
2025 елда СОБР бүлекчәләре, Росгвардия төбәк идарәсе хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре махсус хәрби операция - СВО уздыру кысаларында бурычларны үтәү өчен Россия Федерациясенең дүрт чик буе субъекты территориясендә 20 тапкыр командировкага чыкканнар. Анда Росгвардия хезмәткәрләре халыкның иминлеген, хәрби хәлнең хокукый режимын һәм контртеррористик операцияне үтәүне булдыра, азат ителгән территорияләрдә неонацист формированиеләренә каршы көрәш алып бара. Росгвардиячеләрнең, СВО зонасында хокук саклау органнарыннан коллегалары һәм гаскәр группировкалары җитәкчелеге мөрәҗәгатьләре буенча эшләү, махсус һәм фильтрацион чаралар белән тәэмин итү, халык белән эвакуация чаралары үткәрү, шартлау куркынычы булган предметларны эзләү, табу, идентификацияләү, зарарсызландыру һәм юк итү кебек мөһим бурычлары да бар.
Андрей Каринкин пилотсыз очу аппаратларына каршы торуга һәм мөһим инфраструктура объектларын саклауга аерым тукталды: «Безнең идарәдә ОМОН составында инженер-техник группа бүлекчәсе бар. Ул БПЛАга каршы тору, төрле корал һәм шартлаткыч җайланмаларны зарарсызландыру өчен барлык кирәкле чаралар белән җиһазландырылган.»
Росгвардиячеләр көн саен җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт итәләр. Быел Мордовиядә Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан полиция бүлекләренә төрле хокук бозулар кылган 60тан артык граждан китерелгән. Республикабызда лицензия-рөхсәт бирү эше һәм дәүләт контроле бүлекчәсе 25 мең берәмлек корал әйләнешен, контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыра. Узган елда, Росгвардия бүлекчәләре катнашында, 10 берәмлек корал, 1000 данәдән артык төрле калибрлы сугыш кирәк-яраклары, 7 кг артык шартлаткыч матдә тартып алынган (изьято). Мордовия халкы, Росгвардиянең актив катнашында, СВО зонасындагы сугышчыларыбызга пилотсыз очу аппаратлары һәм дроннар белән көрәшү өчен 350 берәмлек граждан коралы тапшырган.
Йомгаклап, генерал-майор Андрей Каринкин Росгвардиянең Мордовия Республикасы буенча идарәсе куелган бурычларны тулысынча үти, дип ышандырды. Ул шәхси составын, хокук саклау блогы буенча хезмәттәшләрен һәм Мордовиядә яшәүчеләрне бәйрәмнәр белән котлап иминлек, нык сәламәтлек, уңышлар теләде.
Наилә НАСЫРОВА
















