25 март көнне Рузаевка районы Татар Пешлә БИТ-21 модель китапханәсе хезмәткәрләре Яна Андреевна Разуваева Татар Пешлә урта мәктәбе 6 нчы сыйныф укучыларын, җитәкчеләре Рушания Рафик кызы Толстякова белән бергә, «Татар милли киеменең эволюциясе» темасын яктыртып милли мирас белән тирәнрәк таныштырды.  Очрашу вакытында китапханәче катнашучыларга борынгы заманда татар костюмы камзул, калфак, түбәтәй, читек элементлары, материаллары һәм төсләре, традицион костюмнан безнең көннәргә кадәр нәрсә килеп җиткән, хәзерге мәдәнияттә ничек кулланылуы турында презентация кулланып сөйләде.