«Тарифлар үсеше» мошенниклык схемасы
Мошенниклар алдауның яңа схемасын уйлап тапкан.
Схеманың асылы: мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрне МФЦ хезмәткәрләре кыяфәтендә алдыйлар. Алар шалтыраталар һәм коммуналь хезмәтләргә тарифларның кинәт 30% ка кадәр үсүе белән куркыталар. Аннары МФЦда «ташламаны» яңадан исәпләүне рәс-миләштерергә тәкъдим итәләр.
СМСтан кодны электрон чират номеры итеп күрсәтүне сорыйлар. Шуннан соң мошенниклар Рос-комнадзор яки Россия банкыннан «белгечләр» роленә күчәләр, аккаунтны «вату» турында белдерәләр һәм акчаларын «куркынычсыз счетка» күчерергә яки курьерга акча бирергә күндерәләр.
Игътибар! Беркайчан да СМСтан кодларны яки шәхси мәгъ-лүматларны телефон аша тапшырмагыз, өлкән яшьтәге туганнарыгызны кисәтегез.

















