Безгә быел җылы яз килде, ә аның белән бергә Мордовиягә сыерчыклар, үрдәкләр, кыр казлары, челәннәр, каргалар, тургайлар, кызылтүшләр дә кайтты. Язгы күренеш графиктан алда башланды. Регионыбызның төрле почмакларында кошларны сагынып көтеп алабыз. Балалар, әти-әниләре белән бергә, оялар ясап конкурсларда катнаша. Ел саен республикабызның төрле оешмалары җиңүчеләрне игълан итә. Мәсәлән, А.С.Пушкин паркы хез-мәткәрләре конкурста катнашкан халыкның оялар күргәзмәсен дә оештыра. Аларны зоопаркка кергәндә күреп була. Шәһәрнең Пролетар районы паркы яннарында урнаштырылган ояларда сыерчыклар оя сайлап гаилә корганнар инде.

Кошларга оя ясаганда орнитологлар киңәшләренә колак салмый булмый. Беренчедән, сыерчык оялары элергә әле соң түгел. Тик бу эштә минимализм мөһим. Тагы ояның тишеге көньякка карап торырга тиеш, бернинди бизәкләр кирәкми. Кошлар аулак урыннар ярата, икән. Оялар агачтан булырга тиеш. Икенчедән, кош баласын этләр яки песиләр таламасын өчен, аны күтәреп агач ботагының биегенә утыртып кую аларның гомерләрен саклый. 
Апрель башы белән Темников районы Митрялы авылы клубында «Безнең канатлы дуслар» викторинасын Зәйнәп Шамиль кызы Утешева уздырган. Кошлар табигатьнең бер өлеше булып тора һәм алар безнең тугры ярдәмчеләребез; урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар, дип Зәйнәп Шамиль кызы укучыларга аңлата. Аннары бергәләп кошларны ашатканнар һәм олылар ярләмендә эшләгән сыерчыкларга оялар элеп куйганнар.Тагы Ромоданово районы Алтар төп мәктәбе беренче сыйныф укучысы Амерханова Сәидә «Экология. Балалар. Иҗат» республика конкурсында катнаша. Аның эшләнмәләре бик кызыклы һәм гадәти булмаган булып чыккан: мөһим темаларга балаларча караш күренә - табигать турында кайгыртуда кошларга уңай шартлар тудыруда чагыла. 
Кошлар турында кызык мәгълуматны орнитолог- лар болай ди. Аларның сүзләренчә, табигать кошларны һава торышын фаразлауның уникаль механизмы белән бүләкләгән: ул төгәллек буенча кешелек технологияләреннән өстен. Кошлар атна-ун көн алга һава торышын белә. Моның ничек шулай булуы фәнгә билгеле түгел. Тәҗрибә мәгълүматлары буенча, кошларның үз-үзләрен тотышы буенча аларның кешеләргә караганда һава торышын күпкә яхшырак төзүен аңларга була, икән. Алар климатик шартларга һәм якты көн озынлыгына карап күчә.
Кошлар безнең дусларыбыз да, ярдәмчеләребез дә. Мәсәлән, сыерчыклар ефәк күбәләге кортын юкка чыгара, ә чыпчыклар – бакча санитарлары икәне дә безгә билгеле. Чыпчыклар бөҗәкләрне ашаудан тыш, кирәкмәгән чүп үләннәренең – алабута, бәпкә чирәме орлыкларын да бик күпләп ашый. Әлеге күренеш тә безгә ярдәме белән кыйммәтле.
Ярдәмебезне кызганмыйча, туган якларына кайткан кошларга ярдәм итәбез, оялар куябыз.

 

 


Н.ХӘЛИЛ