Халык сәламәтлеге - төп өстенлек
Быел Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов тарафыннан сәламәтлек елы дип игълан ителде. Соңгы елларда Торбеево районы сәламәтлек саклау өлкәсендә җитди үзгәрешләр булган һәм Торбеево үзәк район хастаханәсе баш табибы, Мордовиядә хөрмәт казанган Айсылу Мяхмут кызы СЕМОЧКИНА әлеге өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды. Айсылу Мяхмут кызы аралашканда болай дип сөйләде:
- Безнең өчен халык сәламәтле-ге - төп өстенлек. Торбеево районы сәламәтлек саклау системасы шу-ңа юнәлтелгән. Район хастаханәсе структурасына тәүлек буе эшли торган 54 койкалы стационар керә, шул исәптән терапия бүлегендә - 28 койка, гинекология бүлегендә - 1 койка, йогышлы авырулар бүлегендә - 7, педиатрия бүлегендә - 3, травматология бүлегендә - 2, хирургия бүлегендә - 3, паллиатив бүлектә - 10 койка бар. Шулай ук район халкы көндезге стационарда сәламәтлеген яхшырта ала: анда 47 койка-урын урнашкан.
Поликлиникабыз 450 кешелек өл-кәннәр һәм балалар сменасына исәпләнгән. Авыл кешеләре беренчел ярдәмне бер фельдшер-акушерлык һәм 21 фельдшерлык пунктларында алалар. Хастаханә районда яшәүче 18099 кешегә хезмәт күрсәтә, шулардан эшкә яраклы 11065 кеше, пенсия яшендәге 4447 кеше, 3137 бала.
Яңартылган поликлиникада 16 белгечлек буенча кабул итү оештырылды һәм алып барыла: терапия, гомуми табиб практикасы, акушерлык-гинекология, неврология, эндокринология, отоларингология, офтальмология, педиатрия, психиатрия, наркология, дерматовенерология, фтизиатрия, хирургия, онкология, функциональ диагностика, стоматология. Диагностика хезмәтен клиник - диагностика лабораториясе, рентгенология хезмәте, утратавыш диагностикасы кабинеты, физиотерапия хезмәте, эндоскопия кабинеты һәм функциональ диагностика кабинеты бар.
Узган ел гына да поликлиника бүлегендә 142170 кеше үтте. 2025 елда «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» милли проекты кысаларында поликлиниканың дүрт катлы бинасына 93 миллион 762 мең сумлык капиталь ремонт ясалды. Сигез миллион сумлык медицина җиһазлары сатып алынды.
Хезмәткәрләребезгә килгәндә, район үзәк хастаханәсенең Торбеево бүлекчәсендә 237 кеше эшли, шулардан - 41 табиб, 123 урта медицина персоналы, 73 башка хезмәткәр. Амбулатор шартларда табиблар - 95,3%, урта медицина персоналы - 99,4% тәшкил итә. Шулай, бездә 3 педиатрия, 6 терапия участоклары, гомуми практика табибларының бер участогы эшли, алар 100% медицина персоналы белән комплектланган. Носакино авылының бер фельдшерлык пунктында гына вакантлы урын бар. Персоналны комплектлауда да төрле проектлар ярдәмгә килә. Мәсәлән, 2025 елда штатларны тулыландыру максатында «Сәламәтлек саклауны үстерү» проектын гамәлгә ашыры торган «Земство докторы/Земство фельдшеры» программасы буенча Морд-Юнки ФАПына бер табиб-анестезиолог-реаниматолог, фельдшерлык пункты мөдире, шәфкать туташы эшкә урнаштырылды.
Соңгы елларда дәүләт медицина хезмәткәрләренең керемнәрен арттыруга зур игътибар бирә. Әйтик, 2025 елда «Торбеево үзәк район хастаханәсе» буенча югары медицина, фармацевтика яки башка югары белемле табиблар һәм хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы – 75567 сум, урта медицина персоналының - 36290 сум тәшкил иткән. Гомумән учреждение буенча - 40080 сум.
Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов игълан иткән сәламәтлек елында төрле проектлар өстендә актив эшләвебезне дәвам итәбез. «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында (2026-2027 елларда), Дракино һәм Жуково авылларында блок-модульле фельдшерлык пунктлары төзү планлаштырыла. «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында репродуктив система авыруларын иртәрәк ачыклау һәм халыкның репродуктив сәламәтлеген саклау медицина оешмасы эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Ел саен 15-17 яшьлек үсмерләргә репродуктив сәламәтлек ягыннан профилактик тикшерү үткәрәбез. 2025 елда 503 яшүсмер медицина тикшерелүе үтте; аларның уникесендә репродуктив система патологиясе ачыкланды. Шул исәптән 5 яшүсмердә беренче тапкыр авырулар ачыкланды.
Торбеево районындагы дәвалану һәм тикшеренү учреждениеларында дәвалануга мохтаҗларның барысы да медицина ярдәме ала. Узган елда өлкәннәргә, диспансеризация кысаларында, 2825 кеше тикшеренү үтте. Икенче этапка каралганнарның 610 яки 21,6% ы җибәрелгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 18% ка яки 500 кешегә күбрәк.
Ел саен ЭКО методын кулланып, бала тапмауны дәвалау үтәлә. 2025 елда Торбеево районы хатын-кызлары өчен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) акчалары хисабына унике ЭКО циклы үткәрелде.
Моннан тыш, СВОның барлык ветераннары да диспансеризация белән тулы күләмдә колачланган. Диспансеризация кысаларында өлкән буын кешеләре (60 плюс) медицина тикшерүе узды. Тикшерелгәннәрнең артуы авыруларны иртә ачыклауда һөнәри чараларның мотивациясен һәм өстенлеген раслый.
Узган ел районыбызда 81 бала туды. Бүгенге көндә без системалы, ведомствоара эш моделен төзибез: анда халык сәламәтлеге төп өстенлек булып тора. Барлык кызыксынган структураларның үзара хез-мәттәшлеге нәтиҗәсендә без тотрык-лы уңай демографик нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез.
Н.ХӘЛИЛ

















