Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены (форумы) узды. Татарстан Респуб-ликасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булды. Чарада алты чит илдән, Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең муниципаль район бүлеге җитәкчеләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар те-ле белеме, татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендәге га-лимнәр, дәреслек авторлары, иҗ-тимагый оешмалар җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты. Шул исәптән җыенда Мордовиянең башкаласы Саранск шәһәре 11 мәктәп укытучысы Юлия Рашит кызы Рамазанова, Рузаевка районы Шәриф Камал исемен йөрткән Татар Пешлә мәктәбе укытучысы Сания Спартак кызы Саляева, Ләмберә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Усман кызы Громова, Ләмберә мәгариф бүлеге методисты Линара Аллям кызы Муртазина, Ләмберә районы «Движения первых» җирле бүлеге председателе Регина Юнир кызы Тимкаева, шул ук районның Аксен урта мәктәбе директоры урынбасары Венера Няим кызы Юсупова, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова, Кривозерье урта мәктәбе укытучысы Луиза Низаметдин кызы Смакаева, Татар Тавла төп мәктәбе укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укытучысы Светлана Равил кызы Поташова, Ромоданово районы Белозерье мәктәбе директоры Вячеслав Владимирович Столяров урынбасары Лилия Сәяф кызы Манерова, укытучылары - Айса Рәис улы Ахмяров, Акилә Абдулбари кызы Сафарова белән, шул ук районның Алтар төп мәктәбе директоры Диана Наиль кызы Нугаева үзенең урынбасары Венера Галлям кызы Конешева белән катнаштылар.
Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатларын Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чарада мөгаллимнәр мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медальләре, Рәхмәт хатлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталары, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары» өчен күкрәк билгеләре, «Мактаулы ос-таз» билгеләре, «Телләрне, мәдә-ниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгеләре тапшырылды. Бөтендөнья җыенында Мордовия делегатлары составында катнашкан Ләмберә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Усман кызы Громованы «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне сак-лау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы күп дистә еллар тырышып татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәткән, татар мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эше өчен Ләмберә мәгариф бүлеге методисты Линара Аллям кызы Муртазина Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Ачылыштан соң Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан фәнни-методик семинар эшендә катнаштылар, ә алданрак делегатлар бөек татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җә-лил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар, шулай ук программа буенча Г. Тукай һәм М. Җәлил музейлары буйлап экскурсиядә булдылар. «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында делегатлар «Татарча диктант» яздылар.
16 апрель көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында татар теленнән XIII Халыкара олимпиаданы ябу тантанасы үтте. Халыкара олимпиадасында Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 класс укучысы Аэлина Абуткина (укытучысы Светлана Равил кызы Поташова), Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс укучысы Әминә Азисова (укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова), Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 9 класс укучысы Камила Гундина (укытучысы Сания Спартак кызы Саляева) катнаштылар.
Көн программасы буенча дискуссион-методик мәйданчыклар эше планлаштырылган иде. Кич делегатлар мәдәни программа буенча Г.Камал театрында булдылар.
17 апрельдә Дөньякүләм «Туган тел» җыенының төп вакыйгасы булып пленар утырыш үтте. Утырыш алдыннан «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныштылар. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыенда катнашучыларны сәламләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде, авыр һәм мактаулы эшләрен дә уңышлар теләде. “Иң мөһиме – дуслыгыбыз, бердәмлегебез бар. Мондый җыелулар бик кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья “Туган тел” җыенында катнашучы укытучыларга Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җит керде. “Бүген туган телләрне укыту аеруча әһәмияткә ия. Милләтне саклауда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез”,  диелгән иде әлеге хатта.
Тагы делегатлар, группаларга бүленеп, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Россия ислам институтында булдылар; Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәптә, 2нче татар гимназиясендә, Ф.Аитова исемендәге кызлар гимназиясендә тәҗрибә уртаклаштылар; «Белем» Татарстан Республикасы мәгарифе музее белән таныштылар. Ромоданово районы Алтар төп мәктәбе директоры урынбасары, ике дистә елдан артык уңышлы татар теле һәм татар әдәбияты предметлары буенча белем биргән Венера Галлям кызы Конешева югары дәрәҗәдә оештырылган музей турында болай дип сөйләде: «Белем» музеенда экскурсиядә горурланып, үзебезчә шатланып, сокланып йөрдек, чөнки музей якташыбыз Мирза Исмаил улы Махмутовка багышланган. Мирза Исмаил улы - танылган педагог-теоретик, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, РАО академигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанда халык мәгарифен оештыручы, Россиядә гомуми белем бирү һәм һөнәри мәктәптә проблемалы укытуга нигез салучыларның берсе. Ул Алтарыбызда туган һәм без аның турында укучыларыбызга горурланып сөйлибез.
Җыенга килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Рес публикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә югары дәрәҗәдә уйланылып оештырылган җыен безгә бик тә ошады: Мордовия делегатлары һәм шәхсән үзем исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегаты Альфия Фатих кызы Муртазина үзенең ВК битендә чара турында болай дигән: «...Мондый очрашулар шуны раслый: без сөйләшкәндә, балаларны укытканда, тәҗрибә уртак лашканда һәм традицияләрне сак-лаганда, туган тел исән. Ә Дәүләт программасы дәрәҗәсендәге ярдәм иртәгәге көнгә ышаныч бирә. 
Әлеге чараны оештыручыларының җылы кабул итүләре, күңел атмосферасы һәм мондый мөһим вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт. Казан, һәрвакыттагыча, биеклектә каршылый.»


Наилә НАСЫРОВА