2026 елда күренекле татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел (1886-1913) тула. Аның татар шигърияте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Үзенең тулы булмаган 27 ел эчендә ул йөздән артык шигырь язган. Без, Мордовия татарлары, Габдулла Тукай иҗатын горурланып өйрәнәбез – Тукайлы халык без. Аның исеме мәңге безнең күңелләрдә һәм балаларыбызга да Тукайны өйрәтәбез.
Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәм-мәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Кушлавыч авылында дөньяга килә. Кеч-кенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 елда булачак шагыйрь хәзерге Уральск шәһәрен-дә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый. Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша. Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә. Типографиядә, газета-журнал редакцияләрендә эшли. Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша. 1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. «Яшен», «Ялт-йолт» журналларын чыгаруда катнаша. Иван Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә. Ул шулай ук татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе дә.
Мордовия татарлары мәктәптән ук туган телгә, туган җиргә мәдхия укыган «Шүрәле» (1907), «Пар ат» (1907), «Туган тел» (1909), «Китмибез!» (1907), «Сорыкортларга» (1906), «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» (1908) һәм башка әсәрләре, публицистикасы белән танышлар. Ә бишек җыры белән Тукай күңелебезгә сеңгән. Без аның иҗатын өйрәнәбез, аның белән горурланабыз, киләчәк буынга да тапшырырга тырышабыз.
Тукайның тормышы, иҗаты турындагы әдәбиятны 1907 елдан башлап бу көнгә кадәр чыккан матбугатта бик күп очратырга мөмкин: аерым китап-җыентыкларда, газета-журнал бит-ләрендә меңләп мәкалә һәм истә-лекләр басыла. Татар телендә генә дә Тукайга багышланган берничә йөз шигырь, поэма, роман һәм пьеса языла. 
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә. Быел 15-17 апрельдә үткән Бөтендөнья «Туган тел» форумында катнашкан Мордовия делегатлары да  Тукай һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар.