Мошенникларның яңа алдау схемасы
Алдакчылар россиялеләрнең карталарына акча күчерә башлаганнар, ә аннары сумманы кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итәләр, икән. Аны үтәсәң, картагызны блокировкалап була. Бу хакта РИА Новостига «Мошеловка» платформасы эксперты Галактион Кучав сөйләгән.
Эксперт билгеләп үткәнчә, мошенниклар «обратный перевод» схемасыннан файдалана башлаган. Бу – тозак. Кешедән «дроппер», ягъни катнашучыдан ясау максаты булган тозак. Башка картага акчаны кайтару үтенече урланганны акчага әйләндерү буенча җинаять чылбырына тарту була. Янәсе ят кешедән килгән акча, мөгаен, өченче заттан урланган булгандыр. Әгәр дә кеше күчерүне кире кайтарса, Үзәк Банкның мошенниклык операцияләре турындагы мәгълүматлар базасына да эләгергә мөмкин. Карта һәм счетлар барлык банкларда да блокланырга тиеш була.
Галактион Кучав мондый үтенечләр белән очрашканда шундук банкка килештерелмәгән акча керүе турында хәбәр итәргә һәм җибәрүченең реквизитлары буенча түләүне рәсми кайтару процедурасын үтәргә сорарга кирәк, дип тә кисәткән.















