Мордовиядә «Татарча диктант» яздык
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап 24 - 26 апрельдә татар телендә сөйләүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен унберенче тапкыр «Татарча диктант» акциясе Россиянең күп кенә төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә үтте. Мордовиянең төрле почмакларында яшәгән татарлар акциягә кушылып диктантларны яздык.
Ә беренчеләр рәтендә «Татарча диктант» акциясендә Казанда үткән Бөтендөнья «Туган тел» форумында катнашкан Мордовия делегатлары язды.
Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Беренче елларда акция Татарстан-да һәм берничә төбәктә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул киң гео-графиягә ия зур проектка әверелде. Бүгенге көндә акция 26 илдә һәм Россия Федерациясенең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Елдан-ел катнашучылар саны арта: акция мәйданчыкларында һәм онлайн форматта меңләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый.
Диктант өч дәрәҗәдә үткәрелде: татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен; татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен; татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен. Әлеге структура һәр катнашучыга үзенә туры килгән дәрәҗәдә сынау үтәргә мөмкинлек бирә.
Акция вакыты һәм форматы безгә билгеле. «Татарча диктант» ике форматта оештырыла: офлайн – махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, мәдәният үзәкләре, китапханәләр һ.б.); онлайн – рәсми сайт аша (https://diktant.tatar).
Ел саен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляция вакытында татарча диктант язып киләбез. Мин ел саен «ТНВ-Планета» каналында трансляцияләнгән татар телен урта дәрәҗәдә һәм татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен текстларны язып карыйм. Быел Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән «Бәхет»еннән, «Исемдә калганнар»дан өзекләрне яздым. Укытучым филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе атказанган мәдәният һәм Татарстан Рес-публикасы атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимулла улы Галимуллин укыган диктантны язу үзе бер бәхет: зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучым Фоат абый! «Исемдә калганнар»дан өзекне Россия һәм Татарстан халык артисты Венера Әхәт кызы Ганиева укыды. Шулай ук чит илләрдә яшәгән туганнарыбызга югары профессиональлек белән Татарстан Республикасы атказанган энергетигы, кызыклы тапшырулар алып баручы Хәбри Хәбриев (Данияр Галимулла улы Хәбриев) укыган диктантны да язып карадым. Миңа бик тә ошады.
2026 елның 24 апрелендә Мордовия М.Е.Евсеев исемендәге педагогия университетында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Татарча диктант – 2026» Бөтендөнья акциясе узды. Катнашучылар - вуз студентлары һәм укытучылары булды - гомуми саны 50 кешедән артып китте. Диктант башланыр алдыннан студентлар Габдулла Тукайның биографиясен һәм иҗатын белү буенча иҗади бәйгедә катнаштылар.
Шул ук көнне Саранск шәһәре «Ру-хи-мәдәни үзәк» бинасында «Татарча диктант»ны яздылар. Барысы турында Үзәкнең педагог-психологы Динара Наиль кызы Шабаева сөйләде: «Диктантны Ләмберә районы Аксён урта мәктәбе укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы призеры Айлина Юнир кызы Абузярова яздырды. Барлыгы 25 кеше язды: «Рухи-мәдәни үзәк» яшьләре активы, биредә гарәп теле һәм Корьән өйрәнергә йөргән группа вәкилләре, «Бәлеш» милли-мәдәни проектында катнашучылар.
Темага килгәндә, чара Габдулла Тукаебызга багышланганга, диктант ике өлештән торды; башта- «Туган тел»не язган булсак, аннары - «Исемдә калганнар»дан өзек иде. Диктанттан соң Перьмның «Шүрәле өстәл уеннары клубы» («Клуб настольных игр Шурале») җитәкчесе Руслан Галимов Габдулла Тукай иҗатына багынлап ясалган интеллектуаль өстәл уеннары уйнатты.»
Ләмберәнең беренче, икенче урта мәктәпләре, Чирмеш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, районның «Алмаз» мәдәни-спорт үзәге хезмәткәрләре, «Ләмберә яшьләре» җәмгыятчелеге вәкилләре белән берлектә, тәҗрибәле педагог Фазия Фәрит кызы Боярова укыган диктантны өч дистәгә якын кеше язган. Аннары дүрт группага бүленеп, Габдулла Тукай биографиясен белү буенча викторинада да катнашканнар. Тагы әлеге район халкының теләгәннәре онлайн форматта да язып караучылар байтак булды.
Диктант язу турында Фазия Фәрит кызы болай ди: «Бүген Габдулла Тукаебызның 140-еллыгына багышланган «Татарча диктант» татарларны һәм татар теле, мәдәнияте һәм әдәбияты белән кызыксынучыларны, яшәү урынына карамастан, берләштерүче әһәмиятле халыкара проектларның берсе булып тора. Акциянең төп максаты - дөрес язуны өйрәнү һәм камилләштерү, әдәби татар телен белүне ныгыту, шулай ук татар халкының бай мәдәни мирасына катнашу хисен үстерү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү.
Яшьләр актив рәвештә акциягә кушылды, туган телгә булган мә-хәббәтләрен һәм белемнәрен күр-сәттеләр. Катнашучыларның һәр-берсенә рәхмәт! Сез - булдырасыз! »
Ел саен «Татарча диктант»ны Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбендә татар телен һәм татар әдәбияты предмтлары буенча тирән белем биргән Луиза Низаметдин кызы Смакаева җитәкчелегендә яздылар. Быел да 24се көнне бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар.
«Татарча диктант»ны Рузаевка районы Татар Пешлә мәктәбендә дә яздылар. Мәктәп сайтында болай дип язылган: «...һәркемнең йөрәгендә туган теле яңгырый: һәркем үзенчә Габдулла Тукай истәлеген хөрмәтләде.Татар Пешлә урта мәктәбебездә татар телен яратучы һәм мәдәниятен хөрмәт итүчеләрне берләштергән үзенчәлекле вакыйга булды. Без бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган акциягә кушылдык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляева тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Татарча диктант» оештырылды һәм үткәрелде. Бу грамоталылык буенча күнегү генә түгел, ә хәтер һәм хөрмәт дәресе иде. Шагыйрь әсәрләренең юллары укучылар һәм педагоглар кулы астында җанланды. Алар туган якка мәхәббәт белән тулы текстны тырышып яздылар. Диктант кебек мөһим һәм кирәкле формат аша шагыйрьнең үлемсез мирасына кагылу мөмкинлеге өчен Сания Спартак кызы Саляевага рәхмәтебезне белдерәбез.
Ана телендә дөрес язу - ата-бабаларыңны хөрмәт итү дигән сүз!»
Наилә НАСЫРОВА
















