Мордовиядә СВО катнашучыларына түләүләрне урлауда шикләнелүчеләр тоткарланды
Мордовиянең өч кешесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләрне урлауда шикләнелә, дип хәбәр итәләр Россия Тикшерү комитетының Мордовия Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елда шикләнелүчеләр контракт төзегәндә гражданнарга тиешле акчаларны урлауның җинаятьчел схемасын эшләгәннәр. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Мордовия Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, фигурантлар алдау юлы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның банк карталарына керү мөмкинлеге алган. Дөресрәге: алданучылар исеменнән милек (имущество) белән идарә итүгә ышанычнамәләр (доверенность) рәсмиләштерү юлы белән.
Законсыз гамәлләр нәтиҗәсендә СВОның ике катнашучысына 3,5 млн сумнан артык зыян китерелгән. Тикшерү кысаларында фигурантларның яшәү урыны буенча тентүләр үткәрелгән, тикшерү өчен әһәмияткә ия булган предметлар алынган. Тикшерү тарафыннан алдакчыларга чик кую чарасын сайлау турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Җинаятьчел эшчәнлек Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән хезмәттәшлектә, шулай ук Росгвардиянең көче ярдәме белән бу хәл ачыкланган һәм чикләнгән. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла, фигурантларның, шулай ук җаваплылыкка тартылырга тиешле барлык затларның хокукка каршы эшчәнлегенең мөмкин булган башка эпизодлары ачыклана.














