Мордовиягә җылы килде, димәк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерергә вакыт: кырларда, яшелчә бакчаларында, бушлыкларда һәм торак пунктларда коры үләнне яндыру катгый тыела! 
Чүп-чарны контрольсез яндырмагыз. Учакны сүндермичә калдырмагыз. Утның бер корылмадан икенчесенә күчүен булдырмас өчен, йортлар һәм хуҗалык корылмалары тирәсен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз.  Хокук бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. 
Янгын ачыкланганда «112» телефоны номерына шалтыратыгыз. 
Әйдәгез, бергәләп табигатебезне һәм йортларыбызны уттан саклыйк!