Мордовиядә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашучылар көннән-көн арта. Краснослободск районы да акциягә кушылды. 
Акцияне район халкы белән бергә Дәүләт Думасы депутаты Юлия Оглоблина, Краснослободск районы җитәкчесе Иван Волков, урманчылык һәм урманны саклау Үзәге хезмәткәрләре дә хуплады – алар Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә яшь нарат агачлары утырттылар.  «Хәтер бакчасы» - буыннар арасындагы тере элемтә. Ватанны саклаучыларга һәм тыныч киләчәк бүләк итүчеләргә рәхмәт символы буларак, бөтен ил буйлап агачлар утыртыла. Бу көнне хәтерне саклауга гына түгел, территорияне яшелләндерүгә дә зур өлеш кертеп, Краснослободск районында 2 000 нарат үсентесе утыртылган. Мондый инициативалар берләштерә һәм тарихка, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерә. 
Фото: Краснослобод районы администрациясенең