Торбеево районы авыллары элек-электән үзенең зур уңышларга ирешкән халкы белән данлыклы. Һади Такташыбызча әйткәндә: «Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге оныта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын... » Әлеге сүзләр авторның Сыркыдысы турында гына түгел, ә һәрбер кешенең туган ягы турында. Сүзебез туган ягыннан еракта гомер итеп тагы туган туфрагына кайтып гомер иткән Зәкия Мәхмүт кызы Утешева турында.
Такташыбызның Сыркыдысының күршесе - Татар Юнки авылы. Зур түгел ул авыл, әмма бүген Шамиль Тарпищевы белән Россиянең төрле почмакларында яңгырый. Гади авыл халкы да тырыш хезмәте белән билгеле. Торбеево районы Татар Юнки авылында туып үскән Зәкия Мәхмүт кызы Утешева да. 
Тормыш бик кызыклы, матур, авыр нәрсә ул. Мидхать Исмаил улы белән Сәидә Хәсән кызы Утешевлар гаиләләрендә өч кыз тәрбияләнгән, ә Зәкияләре – иң олылары. Сәидә Хәсән кызы гомеренең күп өлешен армый-талмый туган авылы колхозында эшләгән; буш вакытларын кул эшләре артында үткәрергә яраткан. Ул матур итеп төрле әйберләр теккән, сарык йонын эрләгән, матур-матур киемнәр бәйләгән. Кызларына оекбашлар, перчаткалар, кофталар һәм күлмәкләргә кадәр бәйләп киендергән. Ул вакытлар матур киемнәрне сатып алырга бик кыен иде, шуңа әлеге әйберләр белән киенгән кызлар чын-чынлап сокланырлык булган. Кызларына гына түгел, сорап китгән авылдашларына бәйләп бирә торган булган оста куллы Зәкия, ул еш кына бүләккә дип тә төрле-төрле киемнәр бәйләп биргән. 
Сәидә Хәсән кызы матур һәм хәерле гомер кичергән: олы картлыгына кадәр бәйләү эшен ташламаган. Кызларын да балачактан ук шул ук һөнәргә өйрәтеп калдырган. Олы кызы Зәкия балачактан ук доктор булырга хыялланган, әмма хыяллар һәрвакыт тормышка ашмый – тегүче һөнәрен үзләштерергә туры килә. Профессияле булган кыз, яшьтәшләре кебек туган якларыннан чит якларга бәхет, кәсеб эзләргә дип Мәскәүгә юллана һәм Мәскәү тегү фабрикасында хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Аннары «Слава» сәгать заводында хезмәт итеп ала. Унбиш елдан артык «Седексо» дигән ябык корпоратив ашау ресторанында эшли. Шул гомер эчендә Зәкия башкалабыз Мәскәүдә гаилә кора һәм Ильмира кызы белән Марат улын тәрбияләп үстерә. 
Бар җирдә дә тырыш, булдыклы, кешеләр белән уртак тел таба белүче Зәкия Мәхмүт кызын туган якларына каны тарта: ул Татар Юнкиенә кайта һәм ун еллап биредә яши инде. Ул бик тә яратып бакчасында чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә тотына. Әмма балачактан тик торырга өйрәнмәгән хатын-кыз, лаеклы ялга чыккач та әнисе өйрәткән һөнәрне онытмый. Барысын яңадан исенә төшереп, сарык йонын эрләргә өйрәнә. Кызы Ильмира белән улы Марат Зәкия әниләренең туган көненә электр йон эрләгеч бүләк итәләр. Шулай итеп эш кайный башлый. Аңа яшь - комачаулык түгел. Көмеш яшьтәге Зәкия Мәхмүт кызы Утешева актив эшчәнлеген җәеп җибәрә: СВО солдатларына сарык йоныннан җылы оекбашлар бәйләп бирә.
- Туган якта яшәп Туган ил өчен хезмәт итә Зәкия апа Утешевабыз. Үткән ел көз көне ул 20 пар йөрәк җылысын кушып сарык йоныннан бәйләп биргән носкиларны СВОда хезмәт иткән хәрбиләргә, укучыларыбыз язган открыткалары-хатлары, үргән маскировка челтәрләре белән бергә җибәргән идек. Зәкия апабыз йон носкиларны бәйли дә мәктәпкә китереп бирә, ә без аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә дип районга тапшырабыз. Быел кыш буе тагы 22 пар носкины госпитальдә яткан солдатларга җибәрү өчен мәктәбебезгә алып килде; укучыларыбыз тагын хатларын язды, маскировка челтәрләрен үрде, - дип сөйләде якташы Зәкия апа, укучылары турында РМ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Мордовиянең атказанган укытучысы Торбеево районы Татар-Юнки авылындагы Жуково урта гомуми белем бирү мәктәбенең структур бүлекчәсе директоры, авыл җирлеге депутаты Тәнзилә Әхмәт кызы Агишева. - Зәкия Мәхмүт кызы Утешевага бар эшендә Мәскәүдән җәй көннәре туган якларына кайткан Равилә сенеле ярдәм итә. Аларга бик зур рәхмәт, гаиләләренә иминлек, нык сәламәтлек телибез.
Бүгенге авыр көннәрдә, туган җирләреннән, гаиләләреннән, әти-әниләреннән аерылып, куркыныч янаган җирләрдәге егетләребезгә без изге теләкләребез һәм эш-гамәлләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Чын күңелдән аларның иминлектә әйләнеп кайтуларын телибез.


Наилә НАСЫРОВА