2026 елның 1 мае Саранскида Яз һәм Хезмәт бәйрәмен каршыладылар. А.С. Пушкин исемендәге Саранск мәдәният һәм ял паркында Яз һәм Хезмәт көненә багышланган митинг-концерты үтте. Быел ул «Россия Хезмәт ияләренең теләктәшлеге - ил бердәмлеге!» девизы астында иде. Чарада профсоюз хәрәкәте активистлары, республика предприятиеләре һәм оешмалары, яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.  Митинг-концертта катнашучыларны Беренче Май бәйрәме белән Мордовия Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Губарев котлады. Ул җыелганнарга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. 
«Бүген бөтен ил буенча профсоюзлар Беренче Май акцияләрен уздыру инициативасы белән чыга, җәмгыять игътибарын хезмәт ияләренең иң мөһим һәм әһәмиятле проблемаларына җәлеп итә», - дип ассызыклады Сергей Губарев. 
Шулай ук ул Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе рәисе Сергей Черногаевның сәламләү хатын укыды: «Беренче майдагы Хезмәт ияләренең Халыкара теләктәшлек көне 140 еллык тарихка ия. Ул хезмәт кешеләренең бердәмлеген, аларның гаделлеккә, хөрмәткә һәм лаеклы хезмәт шартларына карата уртак ихтыярын символлаштыра», - диелә сәламләүдә. 
Аннары чарада катнашучыларны Яз һәм Хезмәт көне белән Саранск шәһәр округы депутатлар Советы рәисе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, М. Е. Евсевьев исемендәге МГПУның фәнни эшләр буенча проректоры Татьяна Шукшина котлады. «Бу якты яз көне безнең бердәмлегебез, тырыш хезмәтебез, яхшы якка өметләребез белән тулы, - дип билгеләп үтте ул. - Һәрберегезнең көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә шәһәребез үзгәрә: яңа юллар барлыкка килә, ишегаллары, балалар мәйданчыклары төзекләндерелә, мәктәпләргә, мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясала, яңа торак төзелә. Сезнең һәркайсыгыз бу уртак эшкә үз өлешен кертә. Һәм без, һичшиксез, Мордовия Главасы һәм Мордовия Хөкүмәте ярдәмен тоябыз». 
Татьяна Шукшина шулай ук уртак Җиңү көнебезне якынайтучыларга рәхмәт белдерде. 
Митинг-концертта катнашучыларны Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Мордовия республика оешмасы рәисе Юрий Базов котлады. Ул ассызыклаганча, Беренче Май - үз хезмәте белән илебезнең киләчәген билгеләүче һәркемне берләштерә торган бәйрәм ул: «Бу көн - бердәмлек көчен, үзара ярдәмләшүнең һәм хезмәткә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерә торган дата!» 
Соңыннан Саранск шәһәренең иҗат коллективлары әзерләгән бәйрәм концерты булды. 
Фото «Бердәм Россия» сайтыннан алынды